Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны арткан

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 белән авыруның 26 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Үткән тәүлек эчендә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 26 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп Татарстан Республикасында 6949 очрак бар», — диде ул.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 5067 ПЦР-тест үткәрелгән. Медиклар күзәтүендә авырулар белән элемтәгә кергән 728 граждан кала.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Covid-19 авыруыннан тәүлек эчендә республиканың 63 кешесе дәвалануын әйтте.

 


Фикер өстәү