Рөстәм Миңнеханов: «Һәр кеше алдында тулы җаваплылыкны аңлыйм»  

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов тантанага Татарстанда җитештерелгән өр-яңа Aurus Senat президент лимузинында килде. Исегезгә төшерәбез: Алабугада җыела торган беренче Aurus Senat 2021 елның маенда клиентларга җибәрелергә әзер булачак.

Республика өчен әһәмиятле чараны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул сайлауда Рөстәм Миңнеханов өчен халыкның 83,28 проценты тавыш бирүне искә төшерде.

– Рөстәм Нургалиевичның моннан алдагы ун еллык президентлык чорын «үсеш декадасы» итеп билгеләргә була, – диде ул.

Президентның инаугурация тантасында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты. Ул аны Россиянең Хөкүмәт Рәисе һәм шәхсән үз исеменнән Президент вазыйфаларына керешүе белән котлады.

– Мин ун ел сезнең җитәкчелектә эшләдем. Эшне оештыра белүегезне, аны ничек яратуыгызны, республика үсешенең моторы һәм двигателе булып, кешелеклелек сыйфатларын, намусыгызны, кешеләргә ихтирамлы карашыгызны да ничек саклавыгызны яхшы беләм. Республика халкының күпчелек тавышы сезнең өчен бирелүнең дөрес карар булуына ышанам, – диде Марат Хөснуллин.

Ул Татарстан кебек төбәкләрнең Россия үсешенә импульс бирүен билгеләп узды. Вице-премьер республика үсеш темпының киләчәктә дә туктамаячагына һәм халыкның тагын да яхшырак яшәячәгенә өметен белдерде.

– Татарстан – илебезнең бер өлеше, шулай булгач, ил дә үсеш алачак. Үз эшчәнлегегезне күрсәтеп, халык сезгә рәхмәт әйтерлек дәрәҗәгә ирештегез. Казанга кем генә килсә дә, Казанда, Татарстанда бик рәхәт булуын әйтәләр. Мин аңлыйм: бу сүзләр артында сезнең, командагызның, халыкның саллы эше ята. Сезгә сәламәтлек, сабырлык телим, – диде Марат Хөснуллин.

Моннан тыш, тантаналы чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы  вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

– Сезнең өченче срокка ышанычлы җиңүегез – беренче чиратта, нәтиҗәле эшегезне тану, бәяләү, – диде беренче Президент. – Рөстәм Нургалиевичның сайлау алдыннан традицияләргә тугрылык –  киләчәккә ышаныч турында лозунгы күңелебезгә хуш килде һәм актуаль дип саныйбыз. Бу өндәмә безне милләтебез хакына яңа гамәлләргә рухландыра. Хәзер безгә туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим.

Ант биреп, котлаулар кабул итеп алганнан соң, Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен җиткерде.

– Татарстан Президенты вазыйфасына керешеп, республиканың күпмилләтле халкына, сайлаучыларга миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт әйтәм. Сайлауларда әйтелгән тәкъдимнәр, һичшиксез, исәпкә алыначак. Татарстанлыларның карарын кабул итеп, республика язмышы өчен республиканың һәр кешесе, киләчәк буын алдында тулы җаваплылык тойганымны аңлыйм, – диде ул һәм республиканың үсеш нокталары турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында сөйләргә вәгъдә бирде.

Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм федераль хөкүмәткә республика башлангычларына төрле яклап күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

– Безнең киләчәкне күзаллаулар Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә күрсәтелгән. Биш ел элек аның төп бурычларын әйткән идем. Ул – кеше капиталын үстерү. Без үзебезгә йөкләнгән бурычларны ышанычлы төстә гамәлгә ашырабыз. Илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы тормышка ашып килә, – диде Президент. – Без халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү өстендә эшлибез. Бу – безнең үткән һәм киләчәк буыннар алдында изге бурычыбыз. Куәтле икътисади база, бай тарихи һәм мәдәни мирас, милләтара һәм динара татулыкның гасырлык традицияләре бар. Без үз тарихыбызга сак карыйбыз, геройларны хөрмәтлибез. Традицияләргә тугры калып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.

Тантанада чыгыш ясаган вакытта Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов театр бинасын төзекләндерү турындагы теләген җиткергән иде. Үз чыгышында Президент бу эшне дә эшләп чыгарга вәгъдә итте.

Төп фотода Рөстәм Миңнеханов ант биргән мизгелләр:

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия һәм Татарстан Конституцияләрен, республика законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән президентлык вазыйфаларын намус белән үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм».

Эльмира Зарипова, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры: 

Без һәрвакыт Рөстәм Миңнехановның социаль тармакка бик зур игътибарын күрәбез, тоябыз. Ул һәр кешенең проблемаларын күреп, безгә йөкләмәләр бирә. Бу –  әлбәттә, мохтаҗларга, авырлыклар алдында калган халыкка ярдәм итү. Коронавирус шартларында, чыннан да, Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән эшсез калган, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде. Бүген Татарстанда социаль ипотека мәсьәләсе хәл ителүенә басым ясап әйтергә кирәк. Киләсе биш елда аерым бер мәсьәләләргә тагын да зуррак игътибар булыр дип ышанабыз. Мәсәлән, беренчедән, халыкта социаль гаделлеккә, аерым алганда, хезмәт хаклары белән бәйле сорауларда, ихтыяҗ барлыгын күрәбез. Хезмәт хакларының, эш белән мәшгульлекнең лаеклы булуы, ярлылар санын киметү Россия Президентының да, безнең Президентыбызның да эшчәнлегендә өстенлекле мәсьәләләр булып тора.

Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары:

Соңгы ун елда, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән чорда, яшәешебездә зур үзгәрешләр бар. Республикабыз тагын да матур, динамик үсештә. Аның көчле командасы белән Татарстаныбызның язмышы тагын  да яхшырак булыр дип уйлыйм. Моңа кадәр аның ике зур һәм бик җитди мәкаләсе басылды. Анда барысы да бик яхшы язылган. Анда Татарстанның узганын, бүгенгесен һәм киләчәген ничек күрүе, нәрсәгә басым ясаячагы бик төгәл хәбәр ителгән. Мин аның куйган максатларына ирешүенә шикләнмим.

Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды» оешмасының башкарма директоры:

Мин бүгенге зур бәйрәм белән бөтен кешене котлыйм. Безнең Президентыбызның инаугурациясе – чыннан да, гадәти булмаган, көтелгән, татарстанлыларны сөендергән вакыйга. Чөнки без эшләнгән эшләргә канәгать булып, рәхмәт хисләре һәм киләчәккә өмет белән тавыш бирдек. «Яңарыш» фондына килгәндә, быел аның унъеллыгын билгеләп узабыз. Шул исәптән, соңгы бишьеллыкны да. Бу – бик зур хезмәт һәм бик зур нәтиҗәләр. Без – Россиянең ЮНЕСКО исемлегенә кергән өч мәдәни объекты булган бердәнбер төбәге. Бу – бик абруйлы исемлек. Һәм ике соңгы объект «Яңарыш» фонды һәм Минтимер Шәймиев ярдәме белән кертелде. Россиядәге бердәнбер булган Ислам академиясен тиз арада сафка бастыру да безнең тормышыбыз һәм республикабыз тарихында аерым бер тарих бит. Бүген без Казан Изге Ана иконасы соборында гомуми төзелеш эшләрен төгәлләдек. Хәзер бик авыр, ләкин бик зур мәгънәгә ия эшләр калды. Полилингваль комплекслар да – республикабызның киләчәге. Боларның берсе дә Президентыбыз ярдәменнән башка шулкадәр нәтиҗәле булмас иде. Рөстәм Нургалиевич һәр проектка, һәр объектка бик игътибарлы. Фондны тутырыр өчен шәхси финанс ярдәме күрсәтте. Аңа сәламәтлек һәм республикабызның чәчәк атуын телибез.

Ирек Зиннуров, Дәүләт Думасы депутаты:

Мин сайлауга барып, тавыш биргәндә үк аңа теләктәшлек күрсәттем. Татарстанда барган тизлек, үсеш сокландырырлык. Аңа нигез 2000 нче еллар башында ук Минтимер Шәрипович тарафыннан салынды. Казан гына түгел, бөтен республика яхшы якка үзгәрә. Шушы ритмны алга таба да югалтмаска иде. Шушы ук юнәлештә барырга кирәк. Шулай булганда, безгә, депутатларга да, халык белән аралашу уңайлы булачак. Чөнки алар да тормыш шартларының үзгәрүен күрә. Уңайлы мохит безнең тормышыбызда. Бездәге кебек спорт корылмалары, бассейннар Европада да юк. Мәсәлән, Мәскәүдә дә халыкара спорт ярышлары уздырырга мөмкин булган бер генә бассейн да юк. Ә бездә уздырыла. Мондый мөнәсәбәт спортка гына түгел, мәдәният, икътисадка да кагыла. Халыкара комитет әгъзалары белән күп җирләрдә булырга туры килә. Татарстаннан икәнне белгәч, аларның мөнәсәбәте шунда ук үзгәрә. Димәк, бу күп нәрсә турында сөйли.

Рәзиф Кәримов, Зәй районы башлыгы:

– Узган бишьеллык район өчен бик зур үзгәрешләр елы булды. Төзелеш объектлары турында әйтеп тә торасы юк. Биш ел эчендә 230 социаль-мәдәни корылмалар сафка басты, төзекләндерелде. Болар өчен бюджетның 4 млрд сум акчасы тотылды. Искиткеч бит бу. Бөтен районны кире сүтеп җыйган кебек булды. Программалар авыл җирлекләренә барып җитте. Шул ук вакытта биш ел эчендә икътисадыбыз тотрыклыланды. Районның табышы ике тапкырдан күбрәк артты. 2014 елда 24 млрд булса, узган елны 52 млрд сум керем белән тәмамладык. Электр энергиясен куллану кимеде. Без бер тармакка гына бәйле булмадык. Киләсе биш елда шушы кадәр үсеш булырмы-юкмы –  анысын әйтә алмыйм. Шуңа күрә булганнарын саклап калырга, тотрыклылык телим.

Рамил Әхмәтов, Дәүләт Советы депутаты:

Узган бишьеллык республика өчен дә, шәхсән казанлы буларак, үзем өчен дә зур әһәмияткә ия. Чөнки без барлык өлкәләрдә дә зур сикереш ясадык. Социаль, мәгариф, икътисад тармагында һәм, әлбәттә инде, табиб буларак, сәламәтлек саклау буенча зур үсешкә ирештек. Кешеләрнең гомере 8 елга озынайды, туучылар саны арту, күп татарстанлыларда спортка мәхәббәт уята алдык. Киләсе биш ел да Татарстан өчен шулай ук уңышлы булыр дип өметләнәм.

Владимир Вавилов, Дәүләт Советы депутаты:

Хоспис – Рөстәм Нургалиевичның хезмәт нәтиҗәсе. Икенче хоспис төзелү – шулай ук аның тырышлыгы. Районнар буенча кабинетлар ачу өчен дә ул көч түкте. Чын күңелдән паллиатив ярдәм күрсәтү буенча тырышкан кешегә нәрсә әйтеп була? Мин аның өчен ике куллап риза. Дөресен әйткәндә, без бары тик ул гына булсын дип теләдек. Татарстан чәчәк ата. Алга таба да шулай булыр дип ышанам.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү