Альбина Кармышева: «Акча булмаса, җыр яздырып булмый, диләр. Минем очракта була»

Автор-башкаручы, бәйрәмнәр алып баручы, җырчы Альбина Кармышеваның татар эстрадасында үз юлы бар.  Аны гына тыңлаучы, җырларына мөкиббән киткән тамашачысы да җитәрлек. Ул үзе дә бер урында тормый. Яңа җырлар иҗат итә, аларга клип төшертә. Үзенекеләрне генә түгел, татар халык җырларын да бик яратып башкара.  Кая барса  да, татар җырын, моңын танытырга тырыша.

 – Альбина, Казанга ничек килеп эләктең?

– Мин – Мордовиядә туган бала. 17 яшемдә  Казанны күрергә килдем. Бер күрүдә яраттым мин аны. Шуннан соң монда килү теләге тагын да артты. Ничек итсәк иттек, Казанга килеп урнаштым. Укырга кердем. Миңгол Галиев классында белем ала башладым. Ул чакта әле дөрес итеп татарча сөйләшә белми идем. Ә менә татар җырларын җырлыйсы килә. Шулчакта Миңгол абый миңа татар теле укытучысы да булды, җырларга да өйрәтте. Дөрес әйтмәгән авазларны кабатлата иде.  Аллаһы  Тәгалә миңа гел юл күрсәтеп торды. Укыганда төрле чараларда катнаша башладым. Бәйрәмнәр алып бардым. Җырлый да идем.  Тапкан акчаларымны әрәм итмәдем. Җыеп, укуымны тәмамлаганда Казанда фатир алдым.

– Сине нинди җыр танытты дип уйлыйсың?

– Ринат Харис «Торналар» җырын тәрҗемә итеп биргән иде. Бу җырны 38 телдә җырлыйлар, татарчасы юк әле, диделәр. Җырларны матур итеп башкарыр өчен телне яңадан өйрәнергә туры килде. Хәзер дә каядыр барып чыгыш ясарга җыенсам, иң элек иптәшем Айзатка сөйләп күрсәтәм. Үз өстемдә эшлим. Татарча матур итеп сөйләшергә тырышам.

– Туйлар, мәҗлесләр, никахлар да алып барасың. Бу эшең үзеңә ошыймы?

– Бик ошый. Кеше арасында миңа рәхәт. Мин алып барам дип кенә тормыйм, килгән кунакларга рәхәтләнеп үземнекен дә, татар халык  җырларын да башкарам. «Тударак-сюдарак», «Я тутарка» дигән җырлар мине халыкка тагын да якынайтты. Аллага шөкер, нинди телдә җырларга кушалар, шуны булдыра алам. Кичтән французча җырларга кирәк дисәләр, төн чыкканчы ул җырны өйрәнеп куям. Үз эшемә бик җаваплы карыйм. Кеше мине ышанып чакыра икән, бәйрәмнән үкенеп китәргә тиеш түгел. Мәҗлесләр үткәрергә иремнең әтисеннән өйрәндем. Әле дә аңа сөйләп күрсәтәм. Әти Актаныш районында үзе мулла, үзе бәйрәмнәр алып бара, никах та укый. Әни дә күп әйбергә өйрәтте. Тәмле ризыклар пешерергә аннан өйрәндем.

– Күңелең – гел игелектә. Син ярдәм итеп кенә калмыйсың, авыру балаларны танытасың…

– Икенче баламны тапкач, күңелдә кемгәдер ярдәм итү теләге уянды. Баштарак Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә концертлар куя башладык. Үз гомеремдә нинди генә хәйрия чарасына чакырсалар да, бармыйча калганым булмады. Хәтта булган эшләремне калдырып та китә идем. Савап булсын. Кемдер мине күрсен, мактасыннар дип йөрмим. Яхшылык эшләсәм, күңелем чистара, рәхәт булып китә. Ә миңа башка берни кирәкми. Авыру балалар дигәннән, мин аларга сау-сәламәт кешегә караган кебек карыйм. Кызгануым юк. Ул шулай булырга да тиеш инде. Җырлаучы балаларны күреп алып, башкалар концертка чакырып, акча эшләү мөмкинлеге бирсен иде дип телим. Тимур Фазлиевка килгәндә, ул миндә укыды. Без аның белән бергә дуэт та яздырдык. Тимурны җырларга чакыручылар да булды.

– Эстрадада җырчылар күп. Сәхнәдә калыр өчен нишләргә кирәк?

– Үзең булып калсаң, шул җитә. Бер урында торырга ярамый. Җырчы гел хәрәкәттә булырга тиеш. Нидер уйларга, яңалык эзләргә кирәк. Үзем җырлар язгач, миңа бераз җиңел.  Гаиләм – иҗатымда төп терәк. Күңелем тыныч булгач, яңа җырлар да туа. Ай саен ниндидер яңа эш эшлим.

–  Кеше китә, җыры кала, диләр. Сез бу сүзләргә ничек карыйсыз?

– Чынлап та, гомер – мизгел генә. Иҗат итәсең, янасың, дөрлисең дә, китеп барасың. Синең истәлегең булып җырларың калырга тиеш. Хәмдүнә апаны гына алыйк. Әле сәхнәне дер селкетеп тора иде. Аны югалту авыр булды. Күңелем әле дә бергә булган чакларны оныта алмый. Волгоградта Сабантуйда катнаштык. Ул чакта мин кайбер сүзләрне татарча дөрес әйтмәгәнмен. Хәмдүнә апа килде дә, дөрес сөйләш дип төзәтеп тә куйды.  Автобуста кайтканда: «Мин бит – катнаш гаиләдән, сөйләмем авыррак», – дигән идем, йөзе шундук яктырып китте. «Әй, балам, болай икәнен белсәм, сиңа кисәтү ясамас идем», – диде. Ул чакта мин Баскунчак күленә клип төшерергә киттем. Хәмдүнә апаның да барасы килде. «Син эшләрсең, мин суда ятармын. Күлне файдалы диләр», – диде. Икенче юлы бергә барырбыз дисәк тә, насыйп булмады. Шуңа күрә, тормышта үкенмәслек итеп, эшлисе эшләрне иртәгәгә калдырмыйча яшәргә кирәк.

 – Нинди хыяллар белән яшисең?

– Быел миңа 35 яшь тула. Квартирникларны дәвам итмәкче булам. Пандемия вакытында туктатып торырга туры килде. Төрле шәһәрләргә барып, шунда үткәрәсем килә. Бәлки, үземнең концертымны да  оештырырмын әле.

– Иҗатың сүнмәсен өчен акча кирәк. Килешәсеңме?

– Юк, килешмим. Минем өчен акча иң мөһим әйбер түгел. Әмма акча булмаса, җыр яздырып булмый. Минем очракта бу мөмкин. Үзем язам, җырлыйм, уйныйм. Хәзер җырчыларга үсү өчен социаль челтәрләр бар. Әнә шунда актив булсаң, син югалмыйсың.

– Кайбер җырчылар әнә шул социаль челтәрләрне кулланып, җырлап кына калмый, сатуга да кереште. Синең дә бизнеска керәсең килмиме?

– Бу минем эш түгел. Челтәрле бизнеска чакыручылар күп булды. Әмма мин анда кермәдем.

–Төрле телләр беләсең. Үзеңне нинди милләт кешесе дип саныйсың?

– Мин – татар. Инстаграмда берәү сары башлы марҗа дип яза. Әмма минем исем китми. Мин – татар. Тел бетә, диләр. Әгәр юктан гаеп эзләп, татарны батырып утырсаң, бетә инде ул. Кая барсаң да, татар җырын җырлап, үзебезчә сөйләшергә кирәк. Татар дип күкрәк кагасың икән, җырла үзебезнең көйне! Катнаш гаиләдә үскән Илнур Еникеев белән бергә Владивостокка Сабантуйга барып, икәү гел татарча җырлап кайттык. Халык яратып калды. Менә шулай иткәндә генә тел югалмый, милләт яши!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Альбина Кармышева: «Акча булмаса, җыр яздырып булмый, диләр. Минем очракта була»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү