Авыл халкын эшле иткән Анатолий Самаренкин: «Гөмбә җитештерүчеләр аена 22 – 25 мең сум хезмәт хакы ала»

Казанда яшәүче 82 яшьлек Анатолий Самаренкин  туган төбәге – Аксубай районының Иске Мукшы авылында гөмбә җитештерү цехын ачкан. Чуаш җәмгыяте аксакалы авылны эшсезлектән һәм эчкечелектән саклап калу өчен 30 кешегә эш урыны булдырган. Аның белән авылны үстерү һәм гөмбә  бизнесы нечкәлекләре турында сөйләштек.

Һәр авылның үз программасы

Элек Иске Мукшы авылында 2 меңләп кеше яшәсә, бүген халык саны 300гә калган. Барлыгы 100гә якын хуҗалык исәпләнә.  Авылда ферма да, башка социаль объектлар  да  юк. Кибеткә дә күрше авылга йөриләр икән. Самаренкиннар авылга юл салдырткан, су керткән, чиркәү  төзегән,  чишмәне төзекләндергән. Анатолий  Самаренкин – заманасында мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, ЖБИ заводы директоры,  КамАЗда директор урынбасары вазыйфаларын башкарган кеше. Улы Дмитрий исә – депутат, Казан май комбинаты директорлар советы рәисе. Авыл халкы игелекле авылдашларының эшле итәчәгенә дә өметләнгән.

– Авыл  язмышы өчен болай да  борчылып йөри идем. Эш булмагач, эчкечелеккә  дә ерак түгел. Моннан өч ел элек улым Дмитрий белән авылга кунакка кайткан идек. Шунда безгә  бер төркем  авылдашлар җыелышып килде. Алар арасында әбиләр дә,  ир-атлар да бар иде. Яшьле күзләрен сөртә-сөртә: «Толя, авылда эш юк, авыл бетә бит», – дип  борчылыштылар. Берәр эш урыны булдырырга ярдәм итегез әле, дип  үтенделәр. Менә шуннан соң гөмбә цехы ачарга булдык. Мондый эш белән  шөгыльләнермен дип башыма да китермәгән идем,  – ди Анатолий Константинович. – Эш булганга сөенеп,  кайткан саен рәхмәт әйтәләр. Моны ишетү бик рәхәт. Гөмбә җитештерүчеләр аена 22 – 25 мең сум хезмәт хакы ала. Эш сәгате  –  иртәнге  сәгать 8дән кичке 5кә кадәр.  Авыл халкы бик канәгать. Авылга атнага ике тапкыр кайтып киләм.

Бу урында авылны саклау турында да сүз кузгатмыйча мөмкин түгел. Саланы аяныч язмыш көтмәсен  өчен нишләргә?

– Авылны эш булганда, саклап калып була.  Республика кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә.  Яшьләр шәһәргә авылда эш булмаганга китә бит. Һәр авылның үз программасы булырга тиеш. Берәү генә түгел, хәтта берничә булсын. Эш булса, социаль объектлар да калкып чыгачак. Әлбәттә,  яшьләр үз акчасына гына йорт сала алмый. Шуңа күрә социаль ипотека  кебек программалар кирәк.  Үзем дә берничә гаилә өчен йорт төзергә җыенам. Торак булса, кеше  авылда төпләнә, аның балалары туачак, – ди аксакал.

Капчыкта үсүче гөмбәләр

Авыл халкы өчен гөмбәләрнең капчыкта үсүен күрү бик гаҗәп  булган. Алар бит аны  табигатьтә генә күрергә ияләнгән. Самаренкиннар башта гөмбәчелекне тәҗрибә рәвешендә санап караган. Булдыра алмаслык эш түгел икән! Җиһазлар сатып алуга, техник яңарту һәм керү юллары өчен 5 миллион сумнан артык грант бирелгән. Бүген эшчеләр саны да өч дистәдән артык. Башта чималны Саратов, Волгоград, Самара, Тамбов якларыннан алып кайтканнар. Бу шактый кыйммәткә төшкән. Хәзер барысын да үзләре  җитештерәләр. Гөмбә  цехы 1500 квадрат мәйданны били. Моннан тыш, 1000 квадратны биләгән складта туфрак  әзерләнә. Татарстанда бу төр гөмбә үстерү буенча әлеге хуҗалыкка тиңдәш юк.

– Анатолий Константинович, ни өчен вешенкалар үстерәсез, шампиньоннар түгел? – дип сорыйм аннан.

–  Шампиньон – иске бәрәңге кебек ул. Ә  монысы бөтенләй башкача. Аның файдасы да бик күп.  Бик күп авырулардан  шифасы бар. Шуңа күрә  шушы төренә тукталырга булдык. Минем өчен аның сыйфаты, экологик яктан чиста булуы мөһим, – ди әңгәмәдәшем.

Гөмбәләр махсус камераларда үстерелә, анда билгеле бер температура, дымлылык саклана, җилләтүгә игътибар бирелә. Монда килүчеләрнең чисталыкка исе китеп, бу бит бала тудыру йортына охшаган, диләр икән. Әмма монда балалар түгел, гөмбәләр «туа». Алар  көнбагыш кабыклары катнашмасыннан әзерләнгән туфракта үсә. Уңышны жыю шартлары да кызык  тоелды. Ике айга  өч тапкыр уңыш алырга мөмкин. Кисәләр, бер атна ял итә, 15 көннән гөмбә чыга. Тәртибе менә шулайрак. Өч тапкыр уңыш алгач, туфракны кабат алыштыралар.

Монда барысы да автоматлаштырылган. Су сибү дигән нәрсә юк.  Аларга дым өчен томан да җитә.  Замана технологиясе исә мондый мөмкинлекне тудырырга ярдәм итә. Уңыш яхшы булсын өчен билгеле  температураны сакларга кирәк. Бу – 14 – 18 градус, артыгы ярамый. Гөмбәне җыйгач, суыткычка куйсаң, ул шиңеп китә. Мондый хәл булмасын өчен махсус тартмаларда саклыйлар. Ул  вешенкаларның суын, дымын суырырга ярдәм итә.  Су күп булса,  гөмбә күгәрә башлаячак. Шуңа күрә кибеткә озатканчы бар шартын туры китерәләр. Продукцияне Татарстандагы кибетләргә  тараталар. Ярославль, Түбән Новгородка да чыгарганнары бар. Гөмбәнең килосы – 200 сум.

Көнгә 800 кило җыйган чаклары да була. Уңыш айга 8-9 тоннага җитә.   Башкарган эшләрен киңрәк күзалласак, Самаренкиннар айга 30 үгез үстереп сата дигән сүз бу.

– Гөмбә үстерү – бик чыгымлы эш. Табышы шуны капларга җитсә дә яхшы. Мул табыш алу өчен 20 ел вакыт кирәк. Иң мөһиме – авыл халкына эш бар, халык экологик яктан чиста  гөмбә ашый. Берәүнең дә  агуланмаячагына ышанам. Тагын нәрсә кирәк? – ди Анатолий Самаренкин.

Сәрия Мифтахова

 

 

.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү