Данис Зарипов һәм аның иптәшләре һәр матчка «Тукай стиле»ндәге костюм киеп килә

«Ак барс» сезонның беренче «татар-башкорт» көрәшендә «Салават Юлаев»тан өстен чыкты. Казан командасы файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнгән очрашуда төп герой булып Данис Зарипов танылды. 40ка якынлашып килүче һөҗүмченең дүрт алкада да өлеше бар.

Хоккей календарена рәхмәт: Казан белән Уфаның беренче очрашуын озак көтәргә туры килмәде. КХЛның инде күптән төп каршылыгы һәм бизәкләреннән берсенә әверелгән матч алдыннан «Салават Юлаев»ның очколары «Ак барс»ныкыннан 2гә күбрәк иде. Уфа командасы әлегә фин хоккейчыларыннан тупланган беренче звено егетләренең осталыгы нәтиҗәсендә ирешә. Казанда узган уенда исәпне нәкъ менә алар ачты. Теему Хартикайнен юкка гына лигада иң нәтиҗәле уенчы саналмый. «Ак барс» ягыннан җавапны Казан командасына әле быел гына кушылган Найджел Доус бирде. Ә аннары Данис Зарипов белән Станислав Галиев сүз алдылар. Башта Зарипов ике алка кертте һәм икесендә дә пасны Галиев бирде. Ахырдан исә Данис ярдәме белән Станислав уңышка иреште. Уфаның беренче звеносы исә ахыр чиктә бердәнбер алка белән генә чикләнде.

Билгеле булганча, «Ак барс»та уенның иң яхшы уенчысының башына түбәтәй кидерү гадәте бар. Мондый хөрмәткә әлеге матчта берьюлы 4 очко туплаган Данисның лаек булуы гаҗәп түгел. Очрашудан соң Зариповны лиганың иң яхшы уенчысы дип атаучылар күп булды. Ә команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов әйтүенчә, еллар узган саен тизлек кими, әмма Данисның башка сыйфатлары да җитәрлек. Шуларның берсе: тәҗрибәле һөҗүмче янында башкаларның да осталыгы арта.

Сүз уңаеннан, Данис һәм аның иптәшләре хәзер һәр матчка «Тукай стиле»ндәге костюм киеп килә. «Ак барс»та әнә шундый карарга килгәннәр. Билгеле булганча, мондый костюмны узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кия башлады. Казан мэры Илсур Метшин белән Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та шул стильне сайлады.

«Салават Юлаев»ка каршы узган очрашу алдыннан исә татар тамашачысының күңел кылларына кагылган тагын бер вакыйга булды. «Ак барс» белән күнегүләргә 17 яшьлек капкачы Җәмил Гарипов та чыкты. Ул – хәзерге вакытта «Авангард»та чыгыш ясаучы һәм сезон башында КХЛда иң яхшы капкачыларның берсе булып танылган Эмиль Гариповның бертуган энесе. Әлегә «Ирбис» капкачысы булып санала. Гариповларның кечкенә энеләре дә хоккей белән шөгыльләнә.

 


Фикер өстәү