Бөек Ватан сугышы ветеранын үтүк белән сугып үтергәннәр

Аксубайда ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергән, ул аның башына үтүк белән суккан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Кичә кич белән 30 яшьлек ир-ат 89 яшьлек әбинең өенә кергән. Ул аның башына үтүк белән сугып, муенын шнур белән ураган. Ветеран алган җәрәхәтләрдән шунда үлгән.

Шуннан соң ир-ат өйдәге акчаларны алып чыгып киткән.

Әбинең гәүдәсен иртән социаль хезмәт хезмәткәре таба. Ул хокук саклаучыларны чакырткан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны тоткарлыйлар, тик ул үз гаебен танымый. Якын арада тикшерүче судта аны сак астына алу турында үтенеч язачак. Тикшерү булган барлык шартларны да ачыклауны дәвам итә.


Фикер өстәү