Балалар башка дөньяда яшәмәсен өчен нишләргә?

Йорт башына менәләр, трамвай юлына яталар, «мәгънәле» җырлар җырлыйлар. «ТикТок» дигән дулкынга яшүсмерләр тиз кушылды. «ТикТок» кыска видеолар төшерү һәм карау өчен уйлап табылган мобиль кушымтаАннан бөтен дөнья буенча 500 млн кеше файдалана. Бу үзеңне күрсәтү мәйданымы, вакыт исрафымы? Җүләрлек белән популярлыкның чиге кайда? «ВТ» шуны ачыкларга тырышты.

Начар үрнәк тиз йога

«Тик-Ток» дигән социаль челтәрдә популярлык казаныйм дип, яшь буын әллә нинди адымнарга әзер. Мәсәлән, күптән түгел Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә 9 яшьлек малай, «Тик-Ток»тагы бер экспериментны кабатлыйм һәм видео төшерәм дип, канистрдан бензин агызып, шуңа ут төртә. Киеменә ут каба, куркыныч шаяруы малайга бик күп җәрәхәт китерә. Ярый ла вакытында чарасын күреп, баланың гомерен саклап калалар.

Казанда бер төркем яшь егетләр трамвай юлына яткан. «Тик-Ток»ны шаккаттырыр өчен, билгеле. Социаль челтәрләргә эләккән видеодан күренгәнчә, егетләр трамвай килгәндә рельсларга ята, бәхеткә, трамвай йөртүче туктап өлгерә. Бер кеше дә зыян күрми. Әлмәттә исә күптән түгел мәктәп укучысы күпкатлы йорт түбәсенә менеп, шунда «эленеп» торган. Бу гамәлен дә ул «Тик-Ток» өчен дип аңлаткан.

«Тик-Ток»ның тагын бер куркыныч ягы блогерларның йогынтысында чагыла. Еш кына бик популяр интернет «йолдыз»лар челленджлар оештыра һәм шуларны кабатлап, язылучылардан видео кертүне сорый. Кайчагында бу мөрәҗәгатьләр барлык әхлак һәм куркынычсызлык кысаларыннан да чыгып китә. Мисалга, биек коймадан сикерү, таш ярдан суга атылу, үзләрен кисәргә теләүләрен күрсәтеп, канлы йөз белән кул-муеннарына чын пычак терәү. Хәер, мондый төр видеоларны күзәтеп, бетереп торалар. Әмма калганы – кала, күргәне кабатлый инде… Начар үрнәк тиз йога бит.

Чынбарлыктан читләшү

Бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче Алия Тихоновага үзенчәлекле туган көндә катнашырга туры килгән.

— Үземне артык карт дип санамасам да, «Тик-Ток» минем өчен яңалык булды. 8 яшьлек кызга әлеге социаль челтәргә бәйләп туган көн мәҗлесе оештырдык. Аниматор буларак, шул стильгә яраклашырга туры килде. Кушымтаны телефоныма йөкләтеп, аның белән танышып чыктым, «Тик-Ток» дип язылган футболка кидем, чәчләрне аллы-гөлле өстәмә толымнар белән үрдем, – дип сөйләде Алия.

Бала-чага канәгать калса да, Алия үзе өчен башка төрле нәтиҗәгә килгән.

— Мин беркайчан да балалар бәйрәмендә шундый җырлар кушармын дип уйламаган идем! «Тик-Ток»тагы популяр җырларны әйтәм: эчтәлегендә сүгенү сүзләреннән бигрәк, җиңел ләззәт алу, исерткеч эчемлекләр куллану һәм башка әхлаксыз гамәлләргә чакырулар очрый. 8 – 10 яшьлек сабыйлар җырның һәр сүзен яттан белә. Билгеле, алар аны аңлап җырламый да инде. Мондый яшьтәге балаларның туган көннәрендә, гадәттә, «Барбарики» төркеменең җырларын куя идем. Кая инде хәзергеләргә: алар сине «Барбарики»ларың белән еракка җибәрәчәк! – диде Алия. – «Тик-Ток» өчен видео төшереп, кыланып, әллә ниләр эшләделәр, кыскасы. Мин шуңа да бу социаль челтәргә каршы. Ата-аналар балаларының нәрсә каравына һәм нәрсә тыңлавына күбрәк игътибар бирсен иде.

Арчадан Зәринә ханым кызы Мәрьям өчен  борчылуын белдерде. 14 яшьлек баласы шушы социаль челтәргә нык бәйле икән.

– Күптән түгел кызымның туган көне булды. Казаннан кайткан туганыбызның баласы аны шушы «Тик-Ток» дигән нәрсә белән таныштырды. Беренче көнне кызыбызның мавыгуына артык исебез китмәде. Әле үзебез дә кушылып биедек, нидер кыландык, видеодагы хәрәкәтләрне кабатладык, – дип сөйләде ул. – Ләкин кызыбыз телефонын гадәттәгедән күбрәк кулына ала башлагач, шик туды. Хәзер аерып та булмый, телефонсыз да калдыра алмыйбыз. «Тик-Ток»тагы мәгънәсез җырларны отып алулары, үзләре дә аңламаган хәрәкәтләр ясаулары, ниндидер уеннарда катнашулары бер дә файдага түгел. Бәлки, бу социаль челтәрнең ниндидер уңай ягы да бардыр. Әмма без әлегә кызыбызның шул дөнья белән яшәвен һәм чынбарлыктан читләшүен генә күрәбез. Баласы өчен һәр ата-ана кайгыра инде. «Тик-Ток»ны ябып куйсалар гына туктарлар төсле.

Теләчедән Раил Ильясов, бала-чага яшеннән узса да, әлеге социаль челтәрдә теркәлгән.

— Язылучылар җыясы иде, юморга бәйле видеолар куйгалыйм, – ди ул. – Аннары, азмы-күпме акча эшләү чыганагы булмасмы икән. Биредә реклама биржалары бар. Үзеңә 3 мең язылучы җыйсаң, реклама кую мөмкин. Балалар да, олыраклар да утыра инде ул «Тик-Ток»та. Аны уңай нәрсә дип тә булмый. Вакыт исрафы. Кайчак видеоларны актарып утырып, бер сәгать узганын сизми дә калам.

Белгечләр ни ди?

«Тик-Ток» – үзеңне күрсәтү урыны. Психолог Зөһрә Кәримова әйтүенчә, яшүсмерләрнең виртуаль дөнья белән мавыгулары шундагы кешеләргә охшыйсы килүләренә бәйле.

– 11 – 16 яшьтә балаларда кризис чоры була. Шул чорда алар башкаларга охшарга тели, чөнки аларга үз-үзләрен кабул итәргә авыр, ә кемдер булуыңны күрсәтәсе килә. «Тик-Ток» һәм башка виртуаль мәйданчыкларда кеше күп, әллә ниләр эшләргә була, башкалардан аерылырга гына кирәк, – ди белгеч.

Балаларны чынбарлыкка кире алып чыгарга мөмкин дигән фикердә психолог. «Мәктәптә психологлар балаларга күбрәк үз-үзеңне ярату, кабул итү кебек темаларга мәгълүмат бирсен иде. Аерылып торуның башка ысуллары да бар бит. Диагностик-тикшерү эшләре дә алып барырга кирәк», – ди ул.

Психолог Алсу Талибуллина әйтүенчә, социаль челтәрләргә бәйлелек кешеләрнең психологик тибыннан да тора.

— «Застревающий» дигән тип бар. Андый кеше, әйтик, шул ук «Тик-Ток»ны үзе өчен бердәнбер дөнья итеп кабул итә, – дип аңлатты белгеч. – Балада мондый проблема була икән, әти-әни, дуслары моңа игътибар итәргә тиеш. Ничек ярдәм итәргә була? Бала белән сөйләшергә кирәк. Ачуланырга, сүгәргә түгел, ә эчке дөньясы турында сөйләшергә, аның борчуларын аңларга. «Көнең ничек үтте?», «Дусларың белән хәлләр ничек?» дигән сораулардан башларга кирәк. Чынбарлыкта җанлы аралашу күбрәк булган саен, яшүсмерләр виртуаль дөньяга шулкадәр азрак бирелә. Андыйлар, социаль челтәрләрдә утырса да, вакытларын дөрес итеп бүлә беләләр. Социаль челтәрләргә бәйлелекне күп кенә белгечләр алкоголь һәм наркотикларга бәйлелек белән дә чагыштыра.

«Тик-Ток»тагыларны кабатларга тырышулары баланың үрнәк алырлык башка шәхесләре булмаганнан да килә дигән фикердә белгеч. «Китаплар, мультфильм, сериал, фильм геройлары аша да балага юнәлеш бирергә була», – ди Алсу Талибуллина.

 

ФАЙДАЛЫ «ТИКТОК» КАНАЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ

  1. @viviana. Германиядән бер кыз кул эшләренә һәм аш-суга өйрәтә.
  • @savvushkinsss. Тарих белән кызыксынган кешеләргә бер дигән сәхифә.
  • @bamsi_13. Кранда эшләүче Тверь егете биектә эшләү үзенчәлекләрен сөйли.
  • @english.polyglot. Инглиз теле грамматикасы, cүзләрне тиз генә истә калдыру ысуллары – шушы каналда.
  • @theweatherwasawful. Бу сәхифә иясе тәмле рецептлар белән бүлешә.

 

САН

Касперский лабораториясе сораштыруы мәгълүматларыннан күренгәнчә, балаларның 70 проценты көлкегә корылган видеолар, рәсемнәр карый, уеннар уйный, 58 проценты дуслары белән аралаша, 52 проценты фильмнар карау, музыка тыңлау белән мәшгуль, 22 проценты төрле блоглар, мәкаләләр укый, яңалыклар белән таныша, 6 проценты нәрсәдер сатып ала.

Статистика буенча, мәктәп укучыларының 86 процентының «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз сәхифәсе бар. «Инстаграм»да – 60, «Ютуб»та – 45, «Тик-Ток»та  балалар һәм яшүсмерләрнең 37 проценты утыра.

 

КИҢӘШ

«Тик-Ток»та балалар теләсә нәрсә карамасын дисәгез, «Ата-аналар контроле» дигән хезмәттән файдаланырга мөмкин. Социаль челтәрдә шулай ук кайбер функцияләргә үзгәрешләр кертеп, аннан файдалануга билгеле бер чикләр куярга була. Мәсәлән, экран вакытын контрольдә тоту. Бу хезмәт ярдәмендә кушымтаны куллану вакытын көненә 40 минуттан алып 2 сәгатькә кадәр калдырырга була. «Куркынычсыз режим» хезмәтендә олылар өчен дип саналган мәгълүматны карау тыелачак. Тик шунысы да бар: балалар һәрвакыт кушымтаны телефоннан бетереп, аны яңадан йөкләтеп алырга яисә «Тик-Ток»тагы аккаунтларын башка номер яки электрон почта адресына беркетергә мөмкин. Монысын да исәпкә алырга кирәк.

 

ФИКЕР

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имамхатыйбы:

  • Интернетны начар әйбер димибез. Интернет – корал. Коралны ничек кулланасың бит. Әгәр син аңа кереп, вакытыңны бушка әрәм итәсең икән, бу – гөнаһ. Ә гөнаһ ул нәрсә? Ул – хәрәм әйбер карау һәм тыңлау. Мәсәлән, гаурәте ачык хатын-кызларны карау, сүгенү сүзләрен тыңлау. Интернеттагы вакытыбызның 90 проценты бушка уза. Тегендә басасың, монысын карыйсың, анысына кереп китәсең… Ә үзеңә чик куя белсәң, интернетны файдалы эшкә генә куллансаң, ул начар әйбер түгел. Интернетта гөнаһ таратуны хупламаска кирәк. Әйтик, бер җырчы бар, ул гел бозыклык белән шөгыльләнә, ди. Ә син аның «Инстаграм» сәхифәсенә язылган. Димәк, син – гөнаһлы. Гөнаһ булмасын өчен, язылма, лайк куйма. Яныңда кеше утыра икән, аның белән аралаш, виртуаль дөньяга кереп китмә.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү