Иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә метеорологлар.