Күптөрлелек һәм бердәмлек – безнең төп көчебез: төрки яшьләре икенче тапкыр Казанда җыелды

Мондый чаралар милли-мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгытып кына чикләнми. Биредә якын киләчәккә планнар төзелә, яшьләр үзара тәҗрибәләре белән уртаклаша. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икенче тапкыр Казанда җыелган төрки яшьләрне әнә шулай сәламләде.

Бүген Милли китапханәнең яңа бинасында Россия Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов «Золото тюрков» форумы катнашучылары белән очрашты. Очрашу «Диалог на равных» форматында узды, дискуссияләр белән үрелеп барды.

Фәрит Хәйруллович Татарстандагы яшьләр белән алып барылучы эшләр һәм яшь буын өчен булган мөмкинлекләр турында сөйләде:

— Сүз яшьләр хәрәкәтен үстерүне законнар белән тәэмин итү, яшьләрне иҗтимагый хәрәкәткә җәлеп итү турында гына түгел, ә иҗтимагый, мәдәни бурычларны хәл итү турында да бара, — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүчеләрнең биштән бер өлеше — 35 яшькә кадәрге кешеләр булуын ассызыклады. Алар өчен Татарстан җитәкчелеге бөтен кирәкле шартлар тудыра, дип белдерде.

Мәскәү кунагы Вячеслав Никонов илдә яшәүчеләрнең бердәмлеге — аның иң зур көче булуын әйтте:

— Милли мәсьәләләрнең бүген дә бәрелешләр китереп чыгара алу көченә ия булуын беләсез, күрәсез. Шул ук АКШны алыйк. Милли хисләр хөрмәт ителми. Дөньядагы бар халыкларның ата-бабалары уртак бит, шуны оныта башладык. Россия күптөрле милләтләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп яшәү өлкәсендә бар дөньяга үрнәк. Шул күптөрлелек һәм бердәмлек — безнең төп көчебез, — диде Россия Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе.

Очрашуда яшьләр кунакларга үзләрен борчыган сорауларны бирде. Төрки яшьләре тарафыннан сораулар гына түгел, белем бирү өлкәсе, республикалар арасында хезмәттәшлек төзү өлкәсенә караган тәкъдимнәр дә яңгырады.

  • Татарстан башкаласы форумны икенче тапкыр кабул итә. Чарага 18 регионнан 150 делегат килгән. Нигездә, Омск, Оренбург, Төмән, Мәскәү, шулай ук Алтайдан, Тува, Хакасия, Башкортстан, Чувашия, Карачай-Черкесия, Кабардино-Балкария һәм илнең башка төбәкләреннән студентлар җыелган. Казанны исә 20 кеше тәкъдим итә. Форум 16 сентябрьдә старт алды һәм 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу форум милли сәясәт буенча дәүләт программасы, шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза, ул ил территориясендә яшьләр проектларын алга этәрү һәм яшьләр арасында лидерларны ачыклауга юнәлдерелгән.

V «Золото тюрков» форумы кысаларында Россиянең әйдәп баручы экспертлары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре тарафыннан төрле юнәлештәге белем бирү лекторийлары, мастер-класслар һәм тренинглар, танылган кешеләр белән очрашулар, Россия Төрки халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру буенча иҗади остаханәләр, спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрелгән.

Шулай ук «Сабантуй» бәйрәме, татар милли ашлары әзерләү буенча мастер-класслар оештырылган.

Күңел ачу белән беррәттән, форум делегатлары эксперт комиссиясенә үзләре әзерләгән проект һәм программаларын тәкъдим иткән. Иң яхшы проектлар милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан хупланачак һәм Россия төбәкләрендә гамәлгә ашырылырга тәкъдим ителәчәк.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү