Зыянсыз уенмы, әллә суицидка таба беренче адыммы?

Бу юлларның авторы суицидның конкрет очраклары турында язуны бер дә сөйми. Килешәсездер: кемнеңдер үз-үзенә кул салуы турындагы хәбәр тетрәндерә, акылга сыймый интектерә, кәефне кыра. Әмма безнең интернет-сайтлар һәлакәтле адымга атлаучылар турында узыша-узыша язарга яраталар, чөнки сенсация трафикны арттыра. Укучылар саны арту исә акча эшләү мөмкинлеген үстерә. Вәләкин социаль эпидемия буларак суицид очракларының артуына да китерә андый хәбәрләр. Гадәттә без шаккатабыз: бик яхшы кеше иде, гел елмаеп кына йөрде, бер дә андый адымга барыр кебек түгел иде, нәрсә булды икән, дибез. Үз-үзенә кул салучыларның безнең җәмгыятьтә бик күп булуы да сер түгел. Кайвакыт дулкын-дулкын булып килә андый хәбәрләр. Хәтерлисездер: моннан егерме еллар тирәсе элек, һәр кибеттә уен автоматлары урнаштырылган чакта, адәм балаларының үз-үзенә кул салуы бездә атом-төш реакциясе төсен ала башлаган иде. «Бер куллы бандитлар» дип исем биреп, кешеләрне үз-үзенә бәйләп куя торган ул җиһазларны җыештырып алгач кына хәл бераз уңай якка үзгәрде. Тагын бер кызык як бар: уен автоматына бер тапкыр акча салып караган кеше аның янына тагын омтыла –  бәйлелек бик тиз барлыкка килә. Адәм баласы нинди генә интеллектка ия булмасын, кайсы гына вузны тәмамламасын, отыш уенына бик тиз бәйлелеккә төшә һәм… тормыш җимерелә. Әйе, әйе, ул бик бәхетле күренеп йөрергә ихтимал. Әмма Тукай әйтә бит әле: «Мескин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә, Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә».

Уен автоматларын җыеп алу безне комарлы уеннардан тулысынча азат итмәде. Лотерея билеты, карта уеннары, онлайн-тотализаторлар, гаилә белән ипподромга барып букмекерларга акча түләп уйнау… Отыш уеннарының төрләре бик күп… Һәм алар барысы да ахыр чиктә гадәттә фаҗигагә китерә. Бик яхшы дигәндә, көчле депрессия кичереп, исән кала кеше. Күп кенә очракларда зур фаҗига белән төгәлләнә андый уеннар. Мәсьәләнең тагын бер кызык ягы шунда: комарлы уеннарда зур акча отучылар да бәхет кичерми, хәтта матди якларын да бөтәйтә алмыйлар. Миллионнарны отты, ә үзенең торыр урыны да юк… Зур отышы белән бөтен дөньяны шаулатты, әмма үзе төрмәдә утыра… яисә ачлыктан интегә. Ышанмасагыз, интернетны ачып карагыз, отыш ияләре беравыздан диярлек зур акчага ия булган көннәрен тормышларының иң караңгы көне дип таныйлар.

Ни өчен шулай дигән сорауга, җавап бер генә: комарлы уеннар Аллаһ тарафыннан тыелды, ягъни хәрам ителде. Хәрам ителгән һәр нәрсә адәм баласын бәхетсезлеккә алып бара. «Маидә» («Ашъяулык») сүрәсенең 90 нчы аятендә барча галәмнәрнең Раббысы бу хакта бик аңлаешлы итеп аңлата: «И, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башкага табыну эшләре, шулай ук ырымлану-багучылык эшләре хәрам эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз – өстенлек табарсыз».

Адәм баласы үз акылы белән комарлы уеннарга омтылганда, өстенлеккә ирешүне максат итеп куя бит инде. Зур акча отам да җәмгыятьтә йогынтыга ия кеше булам дип ниятли. Тик күрәбез: киресенчә килеп чыга. Төшенкелек сазлыгына бата, туганнары аны психотерпевт сеансларына өстерәп алып барып коткарып калмакчы булалар, бик күп акча тотыла, җәмгыятьтәге абруй югала, алтын куллар эшсез калалар, күз яшьләре түгелә, гаилә драмалары уйнала һәм без иртәләрнең берсендә коточкыч хәбәргә тап булабыз.

Боларның барысы да бик кечкенәдән башлана. «Спортлото» билеты сатып алу, хәйрия лотереясында катнашу, әти кешенең ипподромда тотализаторга акча салуын карап тору. Боларны берәү дә куркыныч дип санамый. Шайтан кармакны беркайчан да зур гөнаһлар ягыннан килеп салмый. Башта зыянсыз күренгән нәрсәләр белән мавыктыра. Әйтик, мәсәлән, порнобәйлелеккә төшү башта капма-каршы җенеснең фотоларын карап утырудан башлана икән. Һәрхәлдә, Луисвилл медицина университеты белгечләре азгынлык күренешләреннән аерыла алмый утыручыларның андый коллыкка төшүләренең алгоритмы фото коллекцияләре туплаудан эз ала дип саныйлар. Ислам тик торганда гына чит хатын-кызларга төбәлеп карауны тыймый инде ул. Сүз уңаеннан искәртик: гаиләдә мәхәббәт югалуның төп сәбәбе ирләрнең әнә шул башка хатыннарга төбәп карауларыннан булуы да сер түгел.

Кешеләрнең отыш уенына күнегеп китүләре дә әнә шулай зыянсыз булып тоелган хәйрия лотереяларыннан, видеоуеннардан «шытып» чыга. Шулар балалар һәм үсмерләр арасында комарлы уеннар культурасы тәрбияли. Торонтодагы Наркоманлык һәм психологик сәламәтлек үзәге тикшерүчесе Робер Манн моннан дистә елга якын элек үк отыш уеннарына ияләнгән балалар арасында наркоманлык киң таралуын, психологик стрессның җәелүен, үз-үзен тотуларында потенциаль куркыныч билгеләр күзәтелүен әйтә. Иң аянычы: аларның дүрттән бере бер ел эчендә кимендә бер тапкыр суицид омтылышы ясый икән. Менә бит мәктәпләрдә кайвакыт балаларга ихтыяри-мәҗбүри рәвештә лотерея билетлары сатканда, аларның видеоуеннар белән мавыгуын ваемсыз күзәтеп торганда, без аларны нинди куркыныч юлга этәрүебезне аңламыйбыз да. Соңыннан алар арасында җинаятьчелек очраклары ун-егерме тапкыр арта, диләр Торонто белгечләре.

Тормышта өстенлеккә ирешү өчен бөтенләй башка төрле адымнар атларга кирәк. 75 ел буе дәвам иткән Гарвард проекты дигән тикшеренү нәтиҗәләре бар. Күпсанлы кешеләрне балачактан ук күзәтеп барганнан соң ясалган нәтиҗәләр менә мондыйрак: әти-әни белән җылы мөнәсәбәтләрдә яшәүчеләр андый бәхеттән мәхрүм булучыларга караганда елга 87 мең доллар күбрәк акча эшлиләр икән. Сәламәтлекләре дә картлык көннәренә кадәр яхшы кала. Нотр-Дам университеты галимнәре исә, ялган сөйләүдән баш тарту кешеләрнең психик һәм физик сәламәтлеген яхшырта, диләр. Өстенлеккә ирештерә, димәк. Нәрсә дип әйтик инде: Коръәннең «Әзхаб» («Гаскәрләр») сүрәсенең 70-71 аятьләрендә нәкъ менә ялган сөйләүдән баш тартуның адәм балаларын өстенлеккә ирештерүе турында әйтелә. Комарлы уеннарның бер-береңне алдауга корылуын искә алганда, аларның кайчан да булса зур фаҗигагә китерүенә гаҗәпләникме шуннан соң? Бик кечкенә адымнар, зыянсыз булып тоелган уеннар кешеләрнең зур стресс кичереп, үз-үзләренә кул салуга кадәр алып бара. Әйе, ул тыштан елмаеп йөрергә мөмкин, кешеләргә, бәлки, яманлык кылганы да юктыр, әмма микрофинанс оешмасында түләнмәгән әҗәте миллионнарга җиткән, әҗәтне исә ул еш кына отыш уеннарында катнашу өчен алган, яисә башка берәр рөхсәт ителмәгән адым өчен исраф иткән. Яисә порнографик сайтларда озак утырып, ир буларак сәламәтлеген бөтенләй югалткан, сафтан чыккан. Тукайча килеп чыга инде: «Мескин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә…»

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү