Әлмәттә куркыныч авария булган (ФОТО)

Ростов шәһәреннән килгән чит ил машинасы Әлмәттә юл һәлакәтенә эләккән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итте

Аларның сүзләренә караганда, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган. «Мерседес» һәм Ростов өлкәсе номерлары белән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән.

Көчле бәрелешүдән «Мерседес» кузовының бер өлеше аерылган, һәм юл коймасына бәрелгән. «Тойота» юлга аркылы баскан.

«Ким дигәндә өч кеше зыян күрде. «Тойота» йөртүче хатын-кыз һәм пассажир. «Мерседес»та җәрәхәтләнгән ир-ат бар иде. Ул машина йөртүчеме, пассажирмы — белмим», — дип сөйләде шаһитлар.

 


Фикер өстәү