Дәреслекнең хаталы булуын раслап, БДИ өчен 100 балл куйдыртуга ирешкән

Воронежда Дарья Ковалева исемле кыз, дәреслекнең хаталы булуын дәлилләп, җәмгыять белеме буенча БДИда җыйган баллын үзгәртүгә ирешкән. Бу хакта “Комсомольская правда” яза.

Дарья әйтүенчә, БДИгә әзерләнгәндә, дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелгән китаптан файдаланып, андагы терминнар һәм төшенчәләрне өйрәнгән ул. Имтихан вакытында “социаль мобильлек” термины билгеләмәсен дә дәреслектә язылганча аңлатып биргән. Әмма аның эшен караган комиссия, җавап тулы түгел, дип санап, билгене төшергән – чыгарылыш сыйныф укучысына 99 балл гына куйган.
Кыз, комиссия карары белән килешмичә, шикаять биргән. Нәтиҗәдә комиссия аның дәлилләре белән килешеп, дәреслектәге ялгышларны таныган һәм Дарьяга 100 балл куйган.
“100 балл – югары уку йортына керү өчен бик зур өстенлек, дигән сүз. Минемчә, һәр укучы шуңа омтыла. Вузга керү мәсьәләсенә килгәндә, әйе, мин хәзер үзем теләгән уку йортында үзем сайлап алган белгечлек буенча белем алам”, – дигән ул “КП” хәбәрчесенә.
Дарья “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм-тикшеренү институтында “Социология” программасы буенча белем ала икән.


Фикер өстәү