Газны кайчан көтәсе?

Исәнмесез! Сезгә Актанышның 57 нче бистәсеннән мөрәҗәгать итәләр. Ветераннар урамында 2014  елда ук сузылган трассада нишләп бүгенгә кадәр газ юк соң ул? Инде урам белән җыелышып хат та яздык. 2019  елның 4 нче кварталында проект эшләнә башлый, 2020  елның сентябрь аенда газ була дигәннәр иде. Бер нәтиҗә дә булмагач, май аенда урам халкы белән тагын җыелышып хат яздык. Аңа җавап итеп, районга өстәмә табыш керсә генә эш башлана, дип әйттеләр. Сентябрьнең уртасы җитте, газ һаман юк. «Зәңгәр ягулык» булмагач, яшь гаиләләр үз йортларына күчә алмыйча тора. Йортларны электр белән җылыту кыйммәткә чыга, кыш көннәрендә ай саен 13-14 мең түләүчеләр дә бар. Бу – яшь гаиләләр өчен зур чыгым. Быел газ була дигәч, тагын 4-5 гаилә күченергә планлаштырып тора. Газ кайчан булыр икән?

Актаныш районы хакимият башлыгының матбугат үзәге:

– Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипов катнашында Ветераннар урамында яшәүчеләр белән әлеге мәсьәләне хәл итү буенча очрашу узды. Әлеге урамга газ җибәрү өчен элек сузылган трасса тузган, газ җибәрерлек хәлдә түгел. Газны киләсе елда Ветераннар урамына тоташтыру өчен «Газпром» программасына кертү планлаштырыла. Бүген йортларына күчеп яшәүчеләргә ерак трассадан вакытлыча газ тоташтыру мәсьәләсе карала.


3 фикер

  1. Исэнмесез! Ерак трассадан сузып булса газга языпта тормас идек без. Ел саен килэсе елга дилэр. Ерак трассадан сузып булгач, нигэ вакытлыча газ кертмилэр???

  2. Ничек шулай туза сон ул.и шэп тэ алдыйлар инде инде 7 ел котэбез.ел да икенче елга дилэр.

  3. Буген кучучелэргэ каян вакытлыча кертсеннэр инде. Инде аптырап электр бн торалар. Аларга кертерлэр иде ул кертэлсэлэр.

Җавап Отменить ответ