Илсур Метшин башкала мэры итеп билгеләнде

Илсур Метшин кабаттан Казан мэры вазифасын башкарачак. Әлеге карар дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясендә кабул ителде.

Яшерен тавыш бирү өчен 50 бюллетень әзерләнгән иде, аларның 48е тапшырылды. 44 депутат хуплап тавыш бирде, 4 депутат ризасызлык белдерде.

«Шулай итеп Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 33 уставы нигезендә, күпчелек тавыш белән Казан шәһәре муниципаль бермәлеге башлыгы, Казан мэры булып Метшин Илсур Рәис улы сайланды», — дип нәтиҗәләрне яңгыратты хисап комиссиясе рәисе Лилия Бакулина.

 


Фикер өстәү