«WorldSkills Russia» чемпионаты җиңүчеләре: «Осталыкны «өй»дә генә күрсәттек»

«WorldSkills Russia» бәйгесе медаль ияләре арасында якташларыбыз да бар. Татарстан данын 158 компетенциядә 206 егет һәм кыз яклады.  Без исә әле узган атнада ук уңышка ирешкән якташларыбызны котладык.

«Чемпионатны кичектерү җиңү яуларга ярдәм итте»

Иван Соловьев «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча көмеш медаль яулады. Егет чемпионатта инде икенче тапкыр катнаша. Узган елны Иван төбәк этабы белән генә чикләнсә, быел, җиңү өчен бар көчен һәм тырышлыгын биреп, республика бәйгесен отты һәм Россия күләмендә икенче урынга лаек булды. Призлы урын алуы турында белгәч, җиңеллек тойдым, ди егет үзе.

– «WorldSkills Russia» чемпионаты апрель ахырында булырга тиеш иде. Ул чакта әзерлегем бүгенгедән кайтышрак иде. Чемпионатны кичектерделәр һәм, билгеле, минем дә әзерләнер өчен вакытым күпкә артты. Яхшылап шөгыльләнә башладым, белемем тирәнәйде, күнегүләр кызыклы була башлады – гомумән, җиңүгә таба зур адымнар әзерлек этабында ук ясалды, – дип сөйли Иван Соловьев. – Экспертлар да, остазым да әзерлек этабында да, чемпионат вакытында да һәрьяклап ярдәм итте, көч бирде. Минем җиңүемдә аларның өлеше  бик зур.

Иван – «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының яшь хезмәткәре дә әле. Тик чемпионатка әзерлек «гөрләп» барганлыктан, егет нәшриятта бик еш була алмаган.

– Басма технологияләр белән мин көллияттә укыганда ук кызыксына башладым. Практика вакытында беренче тәҗрибәмне алдым. «Идел-пресс»та әле өченче аемны гына эшлим, тик бу хезмәтем дә нәтиҗәсез калмады – практик яктан тупланган тәҗрибә чемпионатта бик ярдәм итте.

Яшь профессионалларны ачыклау буенча илнең төп чемпионатында көмеш медаль яулаганыңны белгәч, ниләр кичерәләр икән? Иванга бу сорауны да бирми кала алмадык:

– Башта җиңеллек тойдым. Янәшәмдә булган һәркем кичергәндер бу хисне. Аннары, әлбәттә, күңелне зур шатлык хисе биләп алды! Соңгы айларда түгелгән көч, куелган хезмәт юкка китмәде, үз җимешен бирде, дип сөендем.

Быел ил чемпионаты финалы тәүге тапкыр онлайн форматта узды. Көмеш медаль иясе сүзләренчә, мондый формат катнашучылар арасында каршылыклы фикерләр тудырган:

– Берьюлы берничә камера «күзәтсә» дә, басым сизелмәде. Шулай ук яныбызда экспертлар йөрде. Алар, процессны төшереп, баш экспертларга җибәрергә тиеш иде. Төп проблема шушында туды – интернет начар эшләү аркасында, видеоязмаларны тиз генә җибәрә алмадылар, һәм без процессны туктатып торырга мәҗбүр булдык. Ә уңай якларга килгәндә, яныңда «үзебезнекеләр» генә булу бөтен куркуны юкка чыгарды, эш җиңел барды, – дип сөйләде егет.

Иван алдагы чемпионатларда эксперт буларак катнашырга уйлый. Тикшерү, оештыру өлкәсендәге осталыгын арттырып, остаз дәрәҗәсенә җитәргә дә теләге бар аның.

Карама яшенә, кара эшенә

Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Азалия Вилданова «Медицина һәм социаль тәрбия» юнәлешендә беренчелекне алды. 9 нчы сыйныфта гына белем алуына карамастан, чемпионатта Азалиягә тиңнәр булмаган.

– Инде күптәннән үз тормышымны медицина белән бәйләргә тели идем. 2019 нчы елның октябрендә бу хыялымны тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Безгә, 35 нче лицей укучыларына, Түбән Кама медицина көллиятеннән «WorldSkills Russia»да катнашырга тәкъдим иттеләр һәм мин сайлап алу турын уздым. Шуннан бирле мин әлеге көллияттә шөгыльләнәм. 10 ай эчендә төрле чемпионатларда, шул исәптән, эшче һөнәрләр буенча Россия чемпионатында да катнашырга өлгердек, – дип сөйләде ул.

Чемпионатка кызны медицина көллияте укытучысы Светлана Сычева әзерләгән. Вакыт чамалы гына булса да, нәтиҗә бөтен Татарстанны сөендерде.

– Бүген белгәннәремнең барысына да остазым Светлана Вахитовна өйрәтте, миңа һәрвакыт көч биреп торды. Чемпионат вакытында ярдәм иткәннәре өчен гаиләмә дә рәхмәтлемен. Алтын медаль яулавымны белгәч, барыбыз сөендек, җиңүебез – уртак, – ди Азалия.

Яңа форматка килгәндә, Азалия дә үз мәйданчыгыңда үзең генә чыгыш ясауны кулай күргән:

– Башкаларның чыгыш ясаганнарын көтәргә туры килмәде. Ә көткәндә һәрвакыт диярлек борчыласың. Бу яктан уңай булса, яңа форматның тискәре яклары да бар иде. Экспертлар безне «тереләй» күрмәде, мөһим мизгелләрне күз уңыннан ычкындыру куркынычы да бар иде, – диде ул бу хакта.

Яшь белгеч киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Алдагы елларга куйган төп максаты – 11 нче сыйныфны тәмамлап, Казан медицина институтына укырга керү һәм башкаларга ярдәм итү.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү