Татарстан IT-тармак өчен кызыклымы?

IT тармак белгечләре Казанда кайный. 21 – 24 сентябрьдә башкалада Kazan Digital Week халыкара форумы уза. Быел – онлайн-форматта. Бу вакыйганың Татарстан өчен әһәмияте нәрсәдә?

Спорт башкаласы гына түгел, IT-тармакта да алдынгы буласы килә. Казан берничә көнгә мәгълүмати-цифрлы технологияләр, фәнни үзгәрешләр, алгарышлар турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
Әлеге вакыйганың максаты итеп оештыручылар ел саен фәнни-техник һәм коммерцияле аралашу мәйданчыгын, технологияләр, цифрлы трансформация продуктларын һәм хезмәтләрен булдыруны атыйлар. Гадирәк итеп әйткәндә – Казаннан илнең IT-төбәге ясамакчылар.
Чара республика Министрлар Кабинеты, Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Форумның программасында панель дискуссияләр һәм «түгәрәк өстәл»ләр каралган. Темалар да җитди. Белгечләр киберкуркынычсызлык, интеллектуаль транспорт системалары, бизнес өчен инновацияләр, ситуацион үзәкләр хакында сөйләшәчәкләр.
Онлайн узса да, чарага кызыксыну кимемәгән. Журналистлар белән очрашкач, Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин бу форумда 30 чит ил, 260 спикер, 6 меңнән артык делегат катнашуы көтелә, 37 секция эшләячәген әйткән иде.
Министр искәрткәнчә, форум күтәрелгән мәсьәләләр Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан күптән түгел имзаланган указда да урын алган. Анда 2030 елга кадәр биш төп илкүләм максатта цифрлы трансформация максаты да билгеләнгән иде. Бу вакыт аралыгында тормышның төрле тармакларын цифрлы үстерү каралган.
Kazan Digital Week форумы ачылышында Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның да чыгышы булыр дип көтелгән иде. Әмма ул пленар утырышта катнаша алмады. Аның котлау телеграммасын укыдылар.
– Форум беренче тапкыр үткәрелә һәм галим, белгеч, дәүләт идарәсе, зур компания вәкилләрен берләштергән уникаль мәйданчык булып тора. Без цифрлы дөньяда яшибез. Роботлаштыру, ясалма интеллект тормышның барлык өлкәләренә дә кереп бара. Цифрлаштыру икътисад тармакларын үстерергә дә ярдәм итә. Безнең төп максат – Россиянең дөньякүләм мәйданда да ихтыяҗы булган инновацион технологияләр тудыру урыны итү. Чит ил һәм безнең илдәге IT-компанияләргә безнең белән эшләү һәм бездә бизнесларын үстерү уңайлы булсын иде, – диелә телеграммада.
Форум ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
– Дөнья «цифр»га күчә бара. Цифрлы технологияләрне куллану – халыкның тормыш сыйфатын һәм бизнесның көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү мөмкинлеген бирәчәк. Сколково рейтингы буенча карасак, Татарстан Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру буенча икенче урында тора, – диде Президент үз чыгышында.
Татарстан бу тармак буенча да гел беренче булырга тырышты. Рөстәм Миңнеханов республика беренчеләрдән булып төбәк дәүләт хезмәтләре порталын эшләтеп җибәрүен искә төшерде, «Халык контроле» порталы эшли. Анысы хәтта Россия Президенты Владимир Путиннан да уңай бәя алган иде.
Пандемия китереп чыгарган чикләүләр цифрлаштыруны тизләтүгә китергән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кешеләр онлайн-концертларны ешрак карый, виртуаль музейларга «йөри», интернет аша ризык һәм башка кирәк-яраклар китертә башлаган. «Карта белән түләүләр саны беренче яртыеллыкта 40 процентка артты. Кризислы вазгыять республикада онлайн сәүдә итүне үстерү вакытлы булуын күрсәтте», – диде ул.
Барлык өлкәдәге кебек үк, цифрлаштыру тармагында да үз осталары булу кирәк. «Профессионалларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләргә кирәк. Моның әһәмиятен аңлап, без инде 2004 елдан ук республикадагы барлык мәктәпләрне дә интернетка тоташтырдык. Бу елның 1 сентябренә мәктәпләрнең 100 проценты югары тизлекле оптик-җепселле интернет челтәренә тоташтырылды», – диде ул.
НИЧЕК КАТНАШЫРГА? – врезка
Форум, анда теркәлү, катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат kazandigitalweek.com сайтында тәкъдим ителгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү