«Татарча диктант»ка 100 мең кеше җыярга ниятлиләр

Быел «Татарча диктант»ны юлда да, бакчада да, өйдә дә, гомумән, кайда уңайлы, шунда язарга мөмкин булачак. Моңа әлеге дә баягы илдәге санитар-эпидемиологик хәл сәбәпче. Бишенче тапкыр оештырылучы чара бу юлы онлайн форматта үткәреләчәк. Аның быелгы үзенчәлекләре турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Татарча диктант» 26 сентябрьдә сәгать 11.00дәузачак. Катнашырга теләгән кешегә «ТНВ-Татарстан» яки «ТНВ-Планета» телеканалынкабызырга кирәк булачак. Башта профессор Фоат Галимуллин татарстанлылар өчен Ибраһим Гази әсәреннән өзек укыячак. Эстафетаны алып баручы Илдар Кыямов дәвам итәчәк – ул Россия төбәкләре өчен Нәби Дәүли әсәреннән өзекне укыячак. Акцияне Афзал Шамов хикәясеннән өзек белән җырчы Филүс Каһиров төгәлләячәк. Диктант текстын ул чит илләр өчен укыячак.

– Быелгы акция Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бу текстларның эчтәлекләрендә дә чагыла: өч автор да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Барысы да үзләренең текстларында күргәннәрен чагылдырган, – диде КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова.

Шулай да акцияне тулысынча онлайнгакүчермәгәннәр: чит илләрдә, Россия төбәкләрендә, Татарстан районнарында һәм Казанның башка оешмаларында мәйданчыклар булдырылачак. Төгәл адреслар әлегә билгеле түгел.

– Быелгы «Татарча диктант»та 30 ил, 62 төбәк катнашыр дип көтелә. ТАССРның 100 еллыгы белән котлап, 100 мең катнашучы җыю теләге дә бар. Һәм бу бик мөмкин, чөнки проект геометрик прогрессиядә үсә, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Формат башка, тик бурыч-максатларшул ук. Татар теле белән кызыксынуны, татар теле укытучыларына игътибарны арттыру, әдәби телдәдөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, татар телен өйрәнүгә этәргеч бирү – акция әнәшуларга юнәлдерелгән.

Узган ел әлеге акция берникадәр шау-шу чыгарган иде (диктант текстларын башта үзгәрттеләр, соңыннан алар алдан ук «ватсап»та таралды). Быел мондый хәл килеп чыкмасмы? Бу сорауга Ленария Мөслим ачыклык кертергә тырышты:

– Быел без алдан авторларның кем икәнен генә әйтәбез, нинди әсәрләре алынуы билгесез калачак. Диктантның онлайн булуы да кат-кат тыңлап язарга мөмкинлек бирә, бу ягын да уйладык. Тик ничек язулары акциядә катнашучыларның намусларында калачак. Бу, иң беренче чиратта, үзеңне тикшереп карау өчен кирәк, – диде ул.

«Татарча диктант»ның туры эфирын ГөлназСәфәрова алып барачак. Оештыручылар чит илләрбелән элемтә, блиц-сораштырулар да булуы турында әйтте.

ВРЕЗКА:

Өйдән онлайн «Татарча диктан»та катнашу тәртибе:

1) ирекле рәвештә diktant.tatar сайтына керергә;

2) бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

3) «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета»телеканалларын яки http://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызырга;

4) диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яки яхшы сыйфатлыфотография ясарга) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки «ватсап» номерына җибәрергә.

Татарстан өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен «ватсап» номеры: +7 953-483-77-11;

Россия төбәкләре өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен «ватсап» номеры : +7 903-066-70-12;

чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен «ватсап» номеры: +7 937-405-21-28.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү