Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Россия – Конго мөнәсәбәтләрен ныгытуга әзер»

Татарстан Президенты Хөкүмәт йортында Конго Демократик Республикасы  делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Делегация Казанга кыска вакытлы визит белән килгән. Кунаклар республика Инвестицион үсеш агентлыгында булып, республиканың икътисади мөмкинлекләре белән танышкан, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы эшчәнлеген өйрәнгән, “Эйдос-медицина” һәм “Эйдос-роботехника” үзәкләрен караган.

Рөстәм Миңнеханов, делегация әгъзаларын сәламләп, Россия – Конго үзара дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында, Татарстанның Конго белән хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлекләрен югары бәяләвен белдерде. Сүз уңаеннан, быел Россия белән Конго арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә 60 ел тулуын билгеләп үтик.

Президент әйтүенчә, Татарстан Россия – Конго мөнәсәбәтләрен ныгытуга әзер. Шул ук вакытта ул Конго белән товар әйләнешенең әлегә зур булмавын искәртте. Тулаем алганда, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина, автомобильләр төзү, медицина һәм фармацевтика, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә Конго компанияләре белән элемтәләрне үстерү мөмкинлекләре бар, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә элемтәләрне үстерү мөһим. Татарстан вузларында 16 меңнән артыграк чит ил студенты, шул исәптән Конгодан – 23 кеше белем ала.

Конго вәкилләре, үз чиратында, үзара тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булулары һәм махсус икътисади зоналар булдыру, резидент-компанияләргә салым ташламалары бирү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнүгә карата кызыксыну белдерде.


Фикер өстәү