Татарстанда студент кыз тулай торак тәрәзәсен юганда бишенче каттан егылып һәлак булган

Казанда студент кыз тулай торакта тәрәзә юганда бишенче каттан егылып төшеп үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, кыз Казан дәүләт медицина университетында укый торган булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, студент кыз тулай торакка укыган вакытта күчеп, яңа торагын җыештырырга уйлаган булган. Ул тәрәзә юганда пыяласына таянган һәм пыяла ватылган.

Кыз бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән.

Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә һәм бу хәлнең барлык шартларын билгели. Процессуаль карар тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып кабул ителәчәк.

 


Фикер өстәү