30 елдан артык татар теле һәм әдәбияты  укытучы Ханә Сөләйманова: «Баланы китап укымадың дип сүгеп булмый»

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханә Сөләйманова: «30 ел буе укыткан гомерем бушка узган, татар теле кирәксез булыр кебек тоелды, ләкин алай булмады»

Ханә Сөләйманова – авыл балаларына 30 елдан артык татар теле һәм әдәбияты  укытып, шәһәргә килгән мөгаллимә. Хәтерлибез, Чаллыда укыткан чакта аның укучысы Рушан Заманов республикада әдәбияттан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булды. Авыл һәм шәһәр балаларына белем бирүнең барлык нечкәлекләрен белгән педагог белән китап уку, әдәби тел турында сөйләштек.

Ханә Хәйдәрҗановна, саланы ташлап,  калага килүегезнең сәбәпләре  нидә? Шәһәргә ник килдем дип үкенгән чакларыгыз юкмы?

– Мин 24 ел Тукай районының Калмаш авылы мәктәбендә, аннан  Чаллыдагы 79 нчы лицей-интернатта татар теле һәм әдәбияты укыттым. Казанга килеп эшли башлавыма дүртенче ел китте. Чаллыда шәһәр мәктәбендә белем бирсәм дә, андагы лицей-интернатка укучылар 7 нче сыйныфка   республиканың төрле районнарыннан киләләр. Калмаштан Чаллыга киткәч, авыл белән шәһәр балалары арасында  аерма әллә ни сизелмәде.  Ә менә Казанда   моны тоймыйча мөмкин түгел. Бу телне белүдә дә, авыл балаларының фәнне, әдәбиятны үзләштерүе бөтенләй башка булуда да чагыла. Авыл баласы, табигатькә якын булгангамы, аларның әдәби әсәрләрне  кабул итү хисләре дә самимирәк. Дөрес, шәһәр балалары да әби-бабайга кунакка кайта.  Әмма калада хәл башкачарак. Авылда тел күбрәк сакланган. Аннан шәһәргә килгән әти-әниләр татарча бик сөйләшми. Шуңа күрә күп гаиләләрдән балалар да мәктәпкә телне белмичә килә. Башта 180 нче гимназиядә эшләсәм, өченче ел менә 149 нчы лицейда укытам. Сәламәтлегем какшап, язмыш мине Казанга дәваланырга алып килде.  Шул вакытта эш эзләргә туры килде. Мәктәбебездә – татар мохите, шунысы куандыра. Укытучылар, әти-әниләр, балалар белән һәрвакыт татарча аралашабыз, бөтен чаралар татар телендә уза.  Пенсия яшенә җиттем инде. Әле бераз укытырга исәп бар. Шуңа күрә кире Чаллыга кайтып эш эзләмәдем. Балаларсыз да бик ямансу булачак. Шау-шуга ияләшсәм дә, авыл балалары сагындыра. Алар иплерәк. Чаллы укытучылары яңалыкны күреп, беренче булып кабул итә. Шундый иҗади атмосфера да бераз җитеп бетми кебек. Әлбәттә, белем алырга теләгән укучы кайда да тырышып укый. 9 нчы сыйныф җитәкчесе дә әле мин.  Укучыларым миңа беркайчан да русча сорау бирми.

–       Шулай да шәһәргә килгәч, тормышыгыз үзгәрдеме?

– Чаллыда укытканда, елга бер тапкыр балалар белән Казанга, Тукай Кырлайга экскурсиягә бара идек. Монда укучылар белән театр, музейларга, Татар бистәсенә, Кремльгә барабыз. Укучылар үзләре: «Апа, әйдә барабыз», – дип теләп торалар. Әти-әниләр дә каршы килми.  Үз сыйныфым укучылары белән быел да К.Тинчурин театрына барып А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрен карап кайттык. Әдәбият дәресендә укучыларым Мирвәли, Шәмсегаян образлары, әсәр турында бик матур фикерләр язганнар. Бигрәк тә Казанда шул ягы ошый: монда укытучы өчен мөмкинлекләр күбрәк. Бу бит балаларны укытучы белән якынайта, әдәбиятка  мәхәббәтен арттыра.

Шәһәр мәктәбендә татар теле нигә кирәк диючеләр дә очрыймы?

– 34 ел татар телен укыткан дәвердә, әлбәттә, «Апа, татар теле хәзер бернәрсәгә дә кирәкми», – диючеләр дә булды.  Алар берән-сәрән генә. Казан мәктәбенә килгәч тә, дәрестә шундый темага сүз купкан иде. Шунда рус милләтеннән булган бер укучы: «Татарстанда яшәгәч, татар телен белү кирәк. Менә минем апа татарча белмәү сәбәпле, дәрәҗәле эшкә урнаша алмады», – диде. Балаларга төрле мисаллар китерәм. Киләчәктә зур кешеләр булырсыз, чит илләргә барырга туры килер. Анда яшәүче милләттәшләребез татар телен ничек сакларга белмиләр.  Үз телеңне белмәү оят.  Башыгызга туган телегез генә сыя бит.  Бу сезнең халкыбызга тугрылыгыгызны да күрсәтә, дим.  Менә шулай төрлечә аңлатырга туры килә.

Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кыскартылгач, әдәби телнең ярлылануы сизелдеме?

– Сизелә, ничек кенә әле! Бу – фаҗига, әлеге күренеш вазгыятькә бәйле. Кайбер балаларның тел байлыгына аеруча куансак та, күбесе андый түгел. Балаларга фикерләрегезне 5-6 җөмлә белән языгыз дисәң, сүз таба алмыйбыз, русча язсаң буламы, диючеләре дә бар. Белмәгән сүзләрегезне сорагыз, татарча язарга тырышыгыз, дим. Чаллыда укытканда чит төбәктән килгән бер укучым беренче тапкыр диктант язганда, дәфтәрендә кып-кызыл хата иде. Аннан соң ул берничә ел рәттән республикакүләм олимпиадаларда  әдәбияттан призлы урыннар алган укучым булды. Китап күп укыгач, диктантларын бер хатасыз яза башлады.   Китап укуның файдасы бик зур.

5 – 8 сыйныфларда татар теле – 2, әдәбият – 1, югары сыйныфларда икесе дә 1әр сәгать укытыла. Бу бик аз.  Әдәбият бер сәгать керә. Әгәр бала яки укытучы дәрестә булмаса, ике атнадан соң гына очраша дигән сүз бу.  Телне саклау һәм үстерү сәгатьләр  санын арттыру, татар теленең  бакчадан ук  яхшылап өйрәтелүе, әти-әниләр, җитәкчеләрнең аңлавыннан да тора. Безнең мәктәп директоры башта ук әти-әниләрне татар мәктәбе дип кисәтеп куя.  Ул милли җанлы җитәкче булгач, татар теле укытучыларына да эшләргә җайлы.

Әти-әни  укытучы өчен дусмы, әллә дошманмы?

– Дус, һич кенә дә дошман була алмый. Безнең максат бер: балаларның белемле, тәрбияле кешеләр булып мәктәпне тәмамлауларына ирешү. Әти-әнинең төрлесе бар. Баласын гына яклаучылары да очрый. Алар белән бәхәскә кермәскә кирәк. 180 нче гимназиядә эшләгәндә, шундый хәл булды. Татар теле сәгатьләре кыскартылгач, төрле бәйгеләрдә катнашып йөргән, татарча яхшы сөйләшә торган  Алинәмне  рус теле төркеме янында күрдем.  «Монда нишләп торасың?»– дип кызыксындым. Әни шушы төркемгә язган ди.  Бар өеңә кайт та, әти-әниең белән яхшылап сөйләш, синең урының монда түгел, балакаем, дидем. Икенче көнне, сөенә-сөенә, мин укыткан татар төркеменә килде. Әти-әниләргә җайлы булсын аңа. Гаилә һәм мәктәп бер фикердә булганда гына укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәсе дә яхшы була.

Китапны көнбагыш урынына чирткән балалар бармы?

– Балалар хәзер китапханәгә йөрми, укытучы кушканны үтәсә дә, бик яхшы. Әсәрне укып, үз фикерен әйтә алса да хуп. Китап укырга яраткан  балалар, кызганыч, күп түгел, ләкин  бар. 10 нчы сыйныф укучылары Камилә Гатина, Динә Зарипова әдәбияттан шәһәркүләм олимпиадаларда җиңү яулады. 9 нчы сыйныф укучылары  арасында да китап укырга  яратучылар бар. «Мокамай» шигырен ятларга биргән идем. Кайберләренең әти-әниләре: «Без дә ятладык, сез дә ятлагыз», – дигән. Әти-әниләр теләк белдереп торса, бала телне беләчәк. Иманым камил, Чаллыдагы Рушан Заманов кебек укучылар балаларын да татарча өйрәтәчәк, сәнгатьне, әдәбиятны  да яраттырачак. Ул Мәскәүгә укырга керде, Казанда кайтып укуын КАИда дәвам итте. Мәскәүдә укыганда да килеп,  татарча китаплар алып китте.

Бүген балаларның китап укудан бизүендә аларны гына гаепләп тә булмыйдыр…

– Баланы китап укымадың дип сүгеп булмый, уку программалары да авыр. Әдәби китаплар укуны артык күп таләп итеп булмый, мәҗбүри имтиханнар да бетте бит. Балаларның китаптан бизүе телгә, иң беренче чиратта телгә, әдәбиятка мөнәсәбәт, вазгыятьнең йогынтысы да бу. Моннан берничә ел элек татар теле сәгатьләре кыскартылды. Бик авыр кабул иттем.  30 ел буе укыткан гомерем бушка узган, татар теле кирәксез булыр кебек тоелды, ләкин алай булмады.  Әдәби марафоннарда  катнашабыз, аны бу уку елында үзебезнең мәктәп эчендә дә үткәрергә җыенып торабыз. Балаларны төрле бәйгеләргә җәлеп итү фәнгә карата кызыксыну уята, укытучы белән баланы да якынайта. Укучылар белән   бик күп конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә катнашабыз.

Шулай да бүген әдәбиятны, андагы катлаулы әсәрләрне иичек укытырга соң?

–Киләчәктә төзүче булырга теләгән яки үзен башка юнәлештә тапкан балага

Г.Ибраһимов, Г.Исхакыйның кайбер әсәрләре кирәк булмаска да мөмкин. Без бу әсәрләрне бергәләп укымыйбыз икән, моны башка берәү дә сезгә өйрәтмәячәк дип аңлатам. Укыйсылары килмәсә дә, кушкач, укып киләләр. Бергәләп анализлагач, бик ошый аларга.  Кагыйдә өйрәтеп кенә булмый, төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашу кирәк. Сөйләшергә, аралашырга өйрәтү мөһим. Укытучыны яратса, бала телне дә өйрәнәчәк. Кушма җөмлә төрләрен сөйләп кенә, татарча сөйләшә башламый ул. Үз фикерләрен җиткерергә өйрәнсеннәр. Үткән белән бүгенгене әдәби әсәрләр аша бәйләп аңлатырга тырышам.  Элеккеге әсәрләрдән үк тәрбия темасы кызыл җеп булып сузылган. Әдәбият тормышка әзерли, милли кыйммәтләрне сакларга өйрәтә…

Иң яраткан тыныш билгегез?

– Ноктадыр, мөгаен. Башлаган эшне тәмамлап, нокта куярга яратам. Бәлкем, бу минем начар гадәтемдер. Минем өчен ашарга, ял итәргә вакыт җитте дигән нәрсә юк. Эшне төгәлләргә кирәк. Гомер буе шушы принцип буенча яшим.

Балалар хәзер Ютуб, Инстаграмда яши…

– Шулай, һәрберсенең кулында – кыйммәтле телефон. Дистанцион уку телефон, ноутбукларны файдалы итеп кулланырга да өйрәтте. Сыйныфымда укучылар өчен 6 компьютер тора. Дәрестә балалар белән тестлар эшлибез, язучылар турында интернеттан төрле мәгълүматлар табалар. Чама белән куллану яклы мин. Күзгә карап сөйләшү, хисләреңне сүзләр аша белдерүне бернәрсә дә алыштыра алмый. Безнең мәктәптә укучылар телефоннардан файдаланмый, дәрес беткәч кенә алалар.

Заман баласы  бүген мәгълүмат технологияләрен укытучыга караганда да күбрәк белә, мәгълүматны да бик тиз эзләп табалар. Нәрсәнедер белмим дип әйтү оятмы?

– Балага белмим дип әйтүнең ояты  юк, минемчә. Кайбер нәрсәләрне сүзлектән, китаплардан яки интернеттан бергәләп карыйбыз. Ялганлап, ялганың тотылса, монысы менә оят була. Кайчак балалардан үзем дә ярдәм сорыйм.  Компьютерны бик тиз көйләп бирәләр.  Укытучы да бөтен нәрсәне белеп бетерә алмый.

Замана яшьләре нинди алар?

– Яшьләр киләчәктә бай, акчалы, зур кеше булырга омтыла. Әти-әниләр дә шуңа әзерли, юнәлеш бирә. Бәхәсләшергә яраталар. Бу начар түгел, аларны тормышка әзерләү. Акны – ак, караны – кара дип бәхәсләшергә тиешләр. Балаларга, әдәбиятта бу гына дөрес дигән нәрсә юк, үз фикереңне дәллиләп аңлатып бирә аласың икән, ник болай уйлыйсың дип, сине берәү дә ачуланмый, дип өйрәтәм. Курыкмыйча үз фикерләрен әйтергә өйрәнсеннәр. Балаларның бер төрле уйлап, бер төрле фикер йөртүләре кирәкми. Шуңа күрә аларга төрле иҗади биремнәр бирергә тырышам.

–       Нинди бәйгеләрдә җиңгәнегез бар? Акчасын нәрсәгә тоттыгыз?

– «Безнең иң яхшы укытучы», «Укытучы-эзләнүче», «Мәгариф» илкүләм проектларны отканым булды. Акчасын хаҗга барырга тотармын дигән идем, әмма балаларым бер-бер артлы тормыш корганда тотылды алар. Татар теле укытучылары арасында узган бәйгедә җиңеп, хаҗга барырга да насыйп булды. Яңалыклардан артта калып булмый.  Татар теле укытучысына да башка фән укытучысыннан калышырга ярамый.

Тиздән Укытучы көне җитә. Бүләк алырга яратасызмы?

– Мин балалардан бүләк алуны авыр кабул итәм. Сез үзегез – бүләк, тырышып укыгыз гына, дияргә яратам. «Бәйрәм белән!» – дип котласалар да, күңел була. Авылда укучылар чәчәкне үз бакчасыннан алып килә. Шәһәрдә барысы да акчага бит.  Балалар акча эшләми.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү