Татарстанда 11 меңгә якын кеше кредит каникулы бирүне сораган

Татарстан буенча Милли банк мәгълүматларына караганда, республикада 10,9 мең гади кеше һәм 2,4 мең эшмәкәр кредит каникулы алу өчен гариза тапшырган инде. Гади кешеләр арасыннан – 54 проценты һәм эшмәкәрләр арасыннан – 67 процентының гаризасы хупланган.

Сентябрьгә таба гаризалар саны кискен кимегән. “Программа әле башланган гына мәлдә банкларга атнасына 3 меңнән артыграк гариза алынса, бу айда мондый мөрәҗәгатьләр саны аена 100-200дән артмый. Татарстанда яшәүчеләр арасында әлеге ярдәм чарасына ихтыяҗның нык кимүе турында сөйли бу. Чөнки инде теләүчеләрнең күбесе кредит каникулыннан файдаланырга өлгерде”, – дип аңлатып үткән Милли банк белгече KazanFirst хәбәрчесенә,
Шул ук вакытта әле сентябрь азагына кадәр кредит каникулы бирүне сорап банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Исегезгә төшерәбез: гади кешенең яки эшмәкәрнең кереме соңгы айда 2019 елның шушы ук чорындагыга караганда 30 процентка һәм аннан күбрәккә кимесә, ярты елга яки аннан кимрәк вакытка кредит түләүне кичектерергә мөмкин.
Россия Хөкүмәте тарафыннан бу чараның коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә халыкка ярдәм итү йөзеннән гамәлгә кертелүен искәртик.


Фикер өстәү