50 елдан артык элек төшерелгән фото нинди серләр саклый?

Бу сурәткә  сиксән ел икән инде. Андагы кадерле кешеләрне дә хәзерге буын танымый. Искә алып, хәтерне яңартып алыйк әле.

1967 елда СССРда Октябрь революциясенең 40 еллык юбилеен зурлап үткәрделәр. Бу уңайдан, әлбәттә инде, филармония артистлары да читтә калмады: Казан мәдәният сарайларында алар шул вакыйгага багышланган төрле концертлар күрсәттеләр. Менә бу фотография шул уңайдан афишалар өчен махсус төшерелгән булган. Сул яктагы Гали абый Җәмлиханов – шырпы тартмасы кадәр генә булган концерт гармуннарында  оста уйнаучы иде. Ул аларны жонглер кебек әллә нинди хәрәкәтләргә китереп уйный, кайвакытта кайбер җиңелрәкләрен алдагы рәттә утыручы тамашачыга да очырып җибәрә, алар аны тотып алып Гали абыйга сәхнәгә илтеп бирәләр иде. Гали абый лаеклы ялга чыккач та әле берничә ел филармониядә эшләде. Шулай бер вакытта очраклы гына аның беренче татар гармунчысы атаклы Фәйзулла Туишевка туган тиешле кеше икәнлеген ишеттем һәм әллә ни гаҗәпләнмәдем, чөнки шулай булуы бик табигый хәл ләбаса… Уртада – нәфис сүз остасы Әзәл Яһудин. Әзәл абый театр училищесын тәмамлагач берничә ел Камал театрында эшли, аннары аны филармониягә эшкә чакыралар. Мин авылда үскәндә ул филармония артистлары белән безнең авылга ике мәртәбә килде. Беренчесендә 1961 елның җәендә мәшһүр якташым Рәшит Ваһапов белән. Ә 1962 елда башка төркем артистлары белән.

1965  елда миңа бер гастрольгә  Әлфия Авзалова бригадасы белән барып кайтырга насыйп булды. Анда Әзәл абый да бар иде. Без кунакханәдә аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Әзәл абый концерттан кайткач дәфтәрен ала да шунда кайчан нинди авылдамы (шәһәрдәме) булганын һәм концертта нинди әсәрләр сөйләгәнен язып бара иде. Фатыйх Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ын моноспектакль дәрәҗәсенә җиткезеп сөйли иде һәм мин һәр көнне аның чыгышын сәхнә артында тыңлап утыра идем. Беркөнне дәфтәренә язып торганын караган идем: бу әсәрне ул 575 нче мәртәбә сөйләгән икән. Әсәрне сөйләү барышында Әзәл абыйның кечкенә генә аккордеонда уйнап җырлавы бик отышлы алым иде… Фотода ул аккордеон Әзәл абыйның сул кулы астында күренеп тора. Уң якта – Фәйзи абый Садыйков. Сугышта ул авиаполкта очучы булып хезмәт итә. Анда полкта тынлы оркестр да була һәм кайбер уйнаучыларның нота белеме дә була. Шунда ул алардан бераз нота белемен  үзләштерә. Шуңа күрә сугыштан соң Казанга кайткач, ул филармониянең җыр-бию ансамбленә барып күренә һәм аны  баянчы итеп эшкә алалар. Берничә елдан соң аны Рәшит Ваһапов үз бригадасына чакыра һәм ул анда 1962 елга кадәр эшли (Рәшит абыйның вафатына кадәр).  Татарстан радиосында Гали абый белән Фәйзи абыйның кечкенә гармуннарда Салих Сәйдәшев көйләреннән төзелгән бик шәп  язмалары бар. Аны тыңлаганда күңелең белән Сәйдәш моңнарында йөзгәндәй буласың. Фәйзи абый 60 яше тулгач лаеклы ялга китте. Мин аның хәлен белергә гел янына баргалый идем, барган саен ул миңа баянын чыгарып куя да: «Әйдә, улым, «Эскадрон»ны уйнап, мине моңландыр әле», – ди иде. Чөнки бу җырны Рәшит Ваһапов концертларда җырлый торган булган, шуңа күрә бу көй аңа Рәшит абыйны хәтерләткәндер, күрәсең. Ә Фәйзи абый Рәшит абый турында җылы сүзләр генә сөйләп, аны бары тик зурлап кына искә ала иде…

1967 елның көзендә  филармониягә баргач, шушы абыйларның бер бүлмәдә репетиция ясаган вакытларына туры килдем һәм, бүлмәгә кереп, аларны тыңлап утырдым.  Репетиция тәмамлангач,  бу мөхтәрәм абыйларның эшен хуплап, җылы сүзләремне  әйттем. Шунда Фәйзи абый портфеленнән шушы фотографияне чыгарды да миңа болай диде: «Рамил энем, синең радиодан һәм телевидениедән баянда уйнавыңны күзәтеп барам һәм шушы абыйларың каршында сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Син без – өлкән буын татар баянчыларының уйнау алымнарын күңелеңә бик шәп сеңдергәнсең икән, татар моңнарына бай бормалы көйләребезне шулкадәр төгәл итеп уйныйсың, алар күңелгә сары май кебек ята. Бу эшеңне киләчәктә дә дәвам ит. Бүгенге яшь буын татар баянчылары хәзер синең уйнавыңны тыңлап татарча уйнарга өйрәнәчәкләр бит».

Һич икеләнмичә әйтә алам: мин гомерем буе Фәйзи абыйның гозерен үтәдем. «Ә менә бу сиңа шул турыда искә төшереп торыр», – дип шушы фотографияне бүләк итте.  Шулаен шулай да, тик күптәннән инде күңелне бер гаделсезлек борчый. Бездә хәзер күпме радиоканаллар,  телевидение һәм алар иртәдән кичкә кадәр, кичтән иртәгә кадәр нота белмәгән «композитор»ларның шедеврлары – үзешчәнлектән бер карышка да өскәрәк күтәрелә алмаган җырлаучыларның язмаларын гына әйләндерәләр.

Рамил Курамшин,

Татарстанның халык артисты


Фикер өстәү