Ел ахырына кадәр фатир бәяләренең күпмегә артачагы билгеле булды

 Яңа йорттан фатир алырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. Үзәк күчемсез милек мәгълүмат агентлыгының (ЦИАН) аналитик үзәге җитәкчесе Алексей Попов “Известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча фатир бәясенең 12-15 процентка кыйммәтләнүе көтелә.

Аның фикеренчә, башлыча ташламалы ипотека программасы, шулай ук инвесторларның (акчасы “янмасын” өчен торак алып куючылар) активлашуы  торакка зур ихтыяҗ тудырган.

Шул ук вакытта, күчемсез милек базары белгечләре әйтүенчә, ел азагына кадәр кайбер төбәкләрдә яңа фатирларның бер квадрат метры бәясе 15 проценттан да күбрәккә үсәргә мөмкин. Ә инде икенчел торак хакының җиде процентка кыйммәтләнүе фаразланыла.

Ел башыннан бирле ил банклары 865 мең ипотека кредитын биргән.  Бу – узган елның сигез аендагыга караганда 20 процентка күбрәк.

 

 

 


Фикер өстәү