Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 73кә җитте

Татарстанда коронавирус корбаннары саны арта. 

1977 елда туган хатын-кыз Әлмәт район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә яңа коронавирус белән хастаханәгә салынган. Аның хроник авырулары да булган.

1947 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче бер ханым КФУның медсанчастенә китерелә. Лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә анда коронавирус булуы расланган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Авыруларның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

22 сентябрьгә республикада коронавирус йоктырган 73 кешенең үлеме очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү