Коронавирус йоктырган укытучының сыйныфы дистанцион укуга җибәрелгән

Казанның 114нче мәктәбе укытучысы Covid-19 инфекциясе белән авырый, классны дистанцион укуга озатканнар. Бу бүгенге көндә бу уку йортында яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның бердәнбер очрагы. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

4нче сыйныф педагогының соңгы эш көне 17 сентябрь көнне булды. Мәктәп администрациясе ата-аналар фикерен исәпкә алды һәм укучыларны дистанцион укытуга күчерде. Уку йортының калган классларында дәресләр гадәти режимда үткәрелә.

«Авырып киткән педагог эштән азат ителгән һәм изоляцияләнгән, хәзерге вакытта өйдә амбулатор режимда дәвалана. Мәктәп администрациясенә Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе эпидемиягә каршы чаралар үткәрү турында карар чыгарды», — диделәр республика ведомствосында.

Хәзер мәктәп администрациясе авыру укытучы белән элемтәгә кергән мәгариф учреждениесе хезмәткәрләрен билгели. Аларга карата изоляцияләү һәм медицина күзәтүе турында карар чыгарылачак. Укытучының эш вакытында шәхси саклану чараларын куллануы ачыкланды.

Мәктәптә дезинфекция үткәрелә. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның башка очраклары ачыкланмаган. Мәктәптә иртәнге фильтр үткәрелә. ОРВИ симптомнары һәм температурасы булган балалар яки мәктәп хезмәткәрләре ачыкланмаган.

 


Фикер өстәү