«Кирәкмәс» китапларны кая куярга?

Аерылышу авыр инде ул, аеруча якының белән. Ә якынга тере җан иясе генә керми, күңеле матди нәрсәләргә береккәннәр дә шактый. Берәүләр өчен ул байлык асылташлар булса, икенчеләре гомерен рухи байлык – китап уку һәм җыюга багышлый. Килә бер көн, бу байлыкларның кеше тормышында тоткан урыны кими, һәм ул аларны урнаштыру җаен эзли башлый. «Кирәкмәс» китапларның яңа яшәү урыны, нигездә, китапханә була.

Хезмәт урынымны китапханәгә алыштыргач, андый басмаларның бик күп булуына игътибар иттем. Кайбер көнне ике-өч кеше капчык-капчык китап китерә. Алабыз инде, алмый чара юк. Гадәттә, бу әти-әниләре яки әби-бабайлары үлгән кешеләр, күбрәк яшьләр. «Тузан җыеп, урын алып торалар. Укучы юк», – дип аклана үзләре. Ачулану юк инде ул, китап җыя торган мода күптән бетте. Була шундыйлар да, китапларын китапханәче кулына тапшырганда, күзләре дымлана. Әйе, күпләр моңа ышанып та җитмәс,  үз күзләрем белән күрмәсәм, яшереп  тормыйм, үзем дә шулай уйлар идем, ләкин бу – факт.

– Кызлар, бик тә матур, кыйммәтле журналларым бар. Кызыма дип почта аша яздырып алган идем. Ул – инде студент. Үзем берничә кат укып чыктым, башкаларга да файда китерсеннәр әле, дидем дә сезгә керергә булдым. Тик бер шартым бар: кеше аларны китапханәдә генә укысын иде, – дип мөрәҗәгать итте китап укучыбыз Станислав Романов.

Озак көттермәде ул, китап-журналларын күтәреп килеп керде һәм өстәлгә бер-бер артлы «Лиза» журналы тарафыннан нәшер ителгән артык калын булмаган журналлар тезә башлады. Иллегә якын данә иде алар. Барысы да диярлек медицина темасына багышлана. Чыннан да, кыйммәтле бүләк бу китапханәнең тармак әдәбияты залына. Чөнки шәһәребездә медицина көллияте бар, гомумән, бу өлкә белән кызыксынучылар шактый.

Кирәк бит, игелекле укучының үкчәсенә бастырып диярлек, шәһәребезнең танылган язучысы Фәтхулла абый Абдуллин килеп керде. Аның белән китаплар язмышы турында гәп сатып алдым бераз.

– Мин соңгы елларда яңа китапларымны кеше кулына бүләк итеп бирми башладым. Бары китапханәләргә генә тапшырам. Чөнки кеше аны укый да китап киштәсенә алып куя, ята инде ул шунда тузан җыеп. Ә китапханәдә ул «эшсез» тормас дип өметләнәм, – дип елмая Фәтхулла абый. Монысы инде безнең бакчага таш ату иде. – Бер көнне чүп савыты янында аунап яткан китапларга тап булдым. Араларында Марс Хафизовның шигырьләр җыентыгы да бар иде. Мескенкәем, тузанга баткан. Йөрәгем әрнеде шулкадәр.

Чыннан да, шәхси китапханәләрне буыннан-буынга кадерле мирас буларак күчкәндә генә, андагы басмаларның язмышы өчен кайгырмаска мөмкин. Фотосурәтләр белән дә шул ук хәл. Чүплеккә ыргыткан фотографияләр альбомына тап булганым бар. Мин моны альбом хуҗасына һәм фотодагы кешеләргә хөрмәт күрсәтмәү дип кабул итәм. Мондый мәсьәләдә сак булыйк!

Нурисә Габдуллина


Фикер өстәү