23 сентябрь тарихка ниләр белән кереп калды?

Көн белән төн тигезләште
Бүген Җир шары Кояшка карата вертикаль халәттә тора. Мондый хәл елга ике генә тапкыр – язын һәм көзен күзәтелә. Бу көнне рәсми төстә көн белән төннең озынлыгы бөтен Җир шарында бер төсле, 12 сәгатькә тигез дип санала. Әмма чынлыкта офыктан күтәрелгән балкыш көнне беразга гына “озайта”.
Элегрәк Россиядә бу көн бик матур бәйрәм булып саналган. Йортларда кәбестәдән, җиләктән, иттән пироглар пешергәннәр, рәхәтләнеп күңел ачканнар. Халык календаре буенча, бу көнне көз икенче стадиягә – алтын көзгә күчә. Классик рәссамнарны кулына кылкаләм алдырырга мәҗбүр иткән әлеге чор 14 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Яндекс челтәре
21 ел элек (1997) бөтен дөнья челтәрендә бер үк исемдәге эзләү системасын булдырган компания бу машинаны интернет-порталлар, төрле хезмәтләр белән берьюлы берничә илдә эшләтеп җибәрә. Бигрәк тә Россия, Төркия, Белоруссия, Казахстан базарларында бу система популяр булып санала һәм күренекле урын тота.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү