Карурманның да күзе бар: штраф, череми торган клонлаштырылган усак һәм 2024 елга кадәрге планнар турында

Быел да Татарстан урманнарында янгын очраклары теркәлмәгән. Республикага җитәрлек күләмдә орлык әзерләнгән, кәлшәләр үстерелгән. Урман торгызу эшләре башкарылган, тик яткан авыл хуҗалыгы җирләренә агач утыртылган. Янгынга каршы тору өчен махсус техникалар сатып алынган. Әлеге эшләр «Экология» илкүләм проекты кысасында «Татарстан урманнарын саклау» проекты ярдәмендә башкарыла. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Равил Кузюров сөйләде.

Проект кысасында тиздән Татарстан урманнарына чүп ташлаучыларны фотога төшерә торган җайланмалар да куелып бетәчәк. Моңарчы табигатьтә ял итүче артыннан чүпне урманчы җыя иде. Яңа җайланма куелгач, һәркем үз эше өчен үзе җавап тотачак.
– Табигать кануннарын бозган кешеләргә 3 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Әмма безгә чүп ташлаучыны тоту җиңел түгел. Күп очракта урманны безнең хезмәткәрләр үзләре тәртипкә китереп куя, – ди ул.
«Урманнарны саклау» проекты кысасында агач утырту эшләре дәвам итә. Урманчыларның максаты – 2024 елга урман утыртуны аны кисү күләме белән тигезләштерү.
– Быел без бу эшне 179 процентка үтәдек. Ни өчен мондый сан чыктымы? Тик торган урыннарга, урман эчендәге аланнарга, сукмакларга, буш ятучы авыл хуҗалыгы җирләренә агач утыртылды. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк. Урманда күп агачлар картая, авырулар эләгеп корый. Максатыбыз – аларны яңасына алыштыру. Бездә кәлшәләр җитәрлек. Аларны урманчылыкларда урнашкан питомникларда һәм Саба районындагы орлык­чылык-селекция үзәгендә үстерәбез. Соңгы елларда усакны клонлаштырдык. Элек 25 ел үсүгә череп бетүче агач хәзер черемәячәк, – ди ул.
Баш урманчы шулай ук быел узган агач утырту акция­ләренә дә тукталды. Пандемия аркасында өмәләр ясый алмасалар да, агач җитәрлек күләмдә утыртылган. Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Хәтер бакчасы» дигән акция узган. Яуда калган 350 мең якташыбыз истәлегенә 511 мең агач утыртканнар. 26 сентябрь көнне республиканың һәр районында агач утырту өмәсе узачак.
Журналистлар Равил Кузюровтан утырту гына түгел, кисү, утын әзерләү хакында да сорашты.
– Юл ясар, газ линиясе үткәрер, электр чыбыклары сузар өчен киселгән агачларга компенсация түләнә. Урманчылар шул хисапка агач утырта. Агачы киселсә дә, әлеге урыннар урман фондында кала, – диде ул. – Кипкән агачларны җыеп алырга беркем дә комачауламый. Әмма урманга керүегез хакында урманчы белергә тиеш. Әгәр кешегә агач кирәк икән, ул 25 елга бер тапкыр 100 кубометр урман кисә ала. Бу агачлар бушка бирелмәсә дә, бәяләре арзан. Утын кирәк булса, аны урманчылык­лардан сатып алып була.
Татарстанда нинди агачлар утырталар?
Лубян урманчылыгы җитәкчесе Фирдүс Хәбибрахманов әйтүенчә, алар үз якларында яхшы үсә торган үсентеләргә өстенлек бирәләр икән.
– Бездә ылыслы агачлар әйбәт үсә. Аларга бездәге климат та, туфрак та килешә. Чыршы, нарат, карагай утыртабыз. Әмма соңгы еллардагы корылык агачларны кушып утыртырга кирәклеген күрсәтте. Көзен агачларны беренче карга кадәр утыртып була. Җирнең өшемәве кирәк. Әмма без бу вакытка калмыйбыз, – ди урманчы.
Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев исә, урманчылар яз утырткан агачларның үсеп китмәгәннәрен көзен яңарта, ди.
– Татарстан урманнарында чыршы, нарат, карагай, имән, каен үсә. Ылысларны – республика питомникларында, каенны махсус теплицада үстерәбез. Соңгы арада имән яхшы үсә башлады. Агачны язын да, көзен дә җир йомшак вакытта утыртырга кирәк. Язын эсселәр башланганчы, көзен салкынга кадәр утыртабыз. Республикадагы 53 питомникта 70 миллион данә кәлшә үстерелә. Әле Саба районында урнашкан орлыкчылык-селекция үзәге бар. Анда елына ябык тамырлы 24 мең кәлшә үстерәләр.

 

САН
Соңгы 10 елда республикада 6500 гектарга 25 миллион данә кәлшә утыртылган. Өмәләрдә 435 мең кеше катнашкан.


Фикер өстәү