Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: «Бүген милли мәгариф аеруча яклауга мохтаҗ, Президентыбызның шул хакта әйтүен көтәм»

Президент Юлламасыннан ни көтәсез?

Гөлгенә Нурмиева, Казанның 27 нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Һичшиксез, милли мәгариф үсеше, туган телебез язмышы күтәрелер дип уйлыйм. Милләт язмышы мәктәптә хәл ителә дигән гыйбарә бар. Милли мәгариф ул белем бирүне генә түгел, үз эченә тәрбияне, традицияләрне дәвам итүне, әдәбиятны, мәдәниятне сыйдыра. Бүген милли мәгариф аеруча яклауга мохтаҗ. Мин шушы өлкәдә хезмәт итүче кеше буларак, Президентыбызның шул хакта әйтүен көтәм. Әмма киләчәктә ул куйган бурычларның ни дәрәҗәдә үтәлүе дә мөһим.


Фикер өстәү