Казан Кремлендә Президент Юлламасының нәрсәгә багышланачагын ачмадылар

24 сентябрь Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына Юлламасы узачак. Ул 10.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булачак. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовадан юлламаның нәрсәгә багышланачагы турында сорадылар.

Лилия Галимова сүзләренчә, республика башлыгы эшчәнлеге һәрвакытта да кешегә юнәлгән һәм бу тема — мөһим темаларның берсе булачак. Аның әйтүенчә, Президент әлегә юлламаны әзерләүне дәвам итә һәм әзерлек барышында өстәмәләр кертә, юлламаның актуаль мәсьәләләргә багышлануына басым ясый.


Фикер өстәү