Аксубай балалар сәнгать мәктәбенә 7 миллион 600 мең сумлык музыка уен кораллары тапшырылды

Аксубай балалар сәнгать мәктәбенә 50 ел, миңа да — 50 яшь. Тагын 50 елны яңа музыка уен кораллары белән эшләргә язсын, дип каршы алды сәнгать җитәкчесе Сруртдинова Галина Александровна.

Биредә 500 гә якын бала укый. Сәнгать мәктәбен тәмамлагач та шөгыльләнүен дәвам итүче егет-кызлар бар. Әлеге мәктәпкә «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә 7 миллион 600 мең сумлык музыка уен кораллары тапшырылды. Тантанада район башлыгы Камил Гыйлманов катнашты.


Фикер өстәү