Россия галимнәре бик күп авырулардан коткара торган табигый антибиотик уйлап тапканнар

Илебез галимнәре бактерияләр һәм гөмбәчекләр китереп чыгарган күпчелек авыруларга каршы көрәшүгә ярдәм итәрдәй искиткеч шәп табигый антибиотик ачкан. Бу хакта, Төмән дәүләт университеты тикшеренүчеләре мәгълүматларына таянып, “РИА Новости” хәбәр итә.

Белгечләр белдергәнчә, бүген антибиотикларга бирешми торган микроорганизмнарга каршы көрәшүгә сәләтле препаратлар эзләү дөньякүләм фармакологиядә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Россия галимнәре үзләре ачкан препаратның мондый хәтәр микроорганизмнарны җиңә алуы турында хәбәр иткән. Тикшеренүчеләр әйтүенчә, алар уйлап тапкан антибиотик – универсаль, һәм ул бик күп бактерияләрне һәм гөмбәчекләрне юк итүгә сәләтле.
Моңа кадәр Австралиядә Пердью университеты галимнәренең даруларга бирешми торган бик тә яман энтерококк бактериясенә каршы препарат уйлап табулары турында мәгълүм булган иде. Тикшеренүчеләр 80 елдан артыграк вакыт дәвамында глаукомага, йөрәк авыруларына һ.б. каршы көрәштә файдаланылып килгән ацетазоламид препараты нигезендә антибиотик уйлап тапкан.


Фикер өстәү