1 октябрьдә “Путин акчалары”на гаризаларны кабул итү төгәлләнә

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге “Путин акчалары”на гаризаларны тапшыруның соңгы көне турында искә төшерде. “1 октябрьдән башлап, өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча бирүгә гаризалар кабул итү туктатыла”, – диелгән Пенсия фонды бүлеге хәбәрендә.

Документларны өч ысул белән: Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, Күп функцияле үзәк офисларында яки Россия Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: язын Россия Президенты Владимир Путин апрель аеннан июньгә кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5 әр мең сум акча бирергә тәкъдим итте. Өч яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр 10 ар мең сум бирелде. Июнь ахырында шушы ук яшьтәге балаларга тагын 10ар мең сум түләнелде.

Игътибар! Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге “Кайнар линия” телефоны номеры үзгәрде. Хәзер 8 (800) 600-03-57 номерын җыеп, үзегезне борчыган сорауларны бирергә була.

 

 

 

 


Фикер өстәү