Татарстанда ике һөнәргә ихтыяҗ нык арткан

Быел “спорт клублары, финтес” һәм “матурлык салоннары” өлкәләре, өйдән торып эшләүгә күчү мөмкинлегенә ия булмаулары сәбәпле, COVID-19 пандемиясеннән иң нык зыян күргән өлкәләр исемлегенә эләкте. Шуның аркасында май аена Татарстанда бу вакансияләргә ихтыяҗ моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кимеде.

Әмма җәен тренер һәм парикмахер һөнәрләренә ихтыяҗ яңарган. Ул гына да түгел, бу өлкәдәге белгечләргә ихтыяҗ кризиска кадәрге чордагы күрсәткечләрне дә узып киткән.
Нәтиҗәдә июльдән сентябрь аена кадәр Татарстанда тренерларга ихтыяҗ 2020 елның гыйнвар ае – март башы белән чагыштырганда – 1,6 тапкырга, чәчтарашларга – 1,3 тапкырга арткан. XeadXunter вакансияләр порталы мәгълүматларына карагында, хәзерге вакытта Татарстанда тренерларга хезмәт хакы уртача 32 500 сум, ә парикмахерларга – 41 719 сум күләмендә тәкъдим ителә.


Фикер өстәү