Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә район советы утырышы эшендә катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәткә эшлекле сәфәре кысасында район советы утырышы эшендә катнашты. Утырышта район хакимияте башлыгын сайладылар. 

Район советының тәүге оештыру сессиясе утырышында Әлмәт районы башлыгы вазыйфасына янә Тимур Ногманов сайланды. Аның кандидатурасын депутатлар каравына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән.  «Мин инде шәһәр һәм районның проблемаларын тирәнтен белгән кешене – Тимур Ногмановны хупларга тәкъдим итәм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы Әлмәттә яшәүчеләрнең таләпчәнлеген, димәк, җитәкчелекнең әзерлекле булырга, кешеләрне яратырга, алар белән эшли белергә тиешлеген билгеләп үтте.

Ногмановның кандидатурасын хуплап 62 депутат тавыш бирде. «Районда яшәүчеләр алдында зур җаваплылык бу. Алар миңа районның якындагы бишьеллык язмышын ышанып тапшырды. Татарстан Президенты ярдәмендә, «Татнефть» компаниясе белән уртак эш нәтиҗәсендә алдыбызга куелган барлык бурычларны тормышка ашырачагыбызга ышанам», – диде ул.

Парламент башлыгы, узган сайлауга йомгак ясап, районда яшәүчеләргә сәяси активлык, Рөстәм Миңнехановны хуплап тавыш биргән өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы депутатларының асылда яртылаш яңартылуына игътибар итте. «Изге эшләр эстафетасының дәвам иттереләсенә шигем юк. Әлмәт халкы шәһәрне үстерү юнәлешен саклап калуга юнәлдерелгән изге традицияләрне саклый. «Татнефть» компаниясе шәһәр, шулай ук хезмәт коллективлары, сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчеләренең башлангычларын тормышка ашыруда актив катнашып, бик зур ярдәм итеп килә. Кешеләр эшләгәннең барысын да күреп, тиешенчә бәяли. Әлмәтнең республикада барлык икътисади һәм социаль мәсьәләләр буенча алдынгылыкны саклап калуына бөтен шартлар бар, дип уйлыйм», – диде Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгына һәм депутатларга сайлау кампаниясе барышында халыктан җыелган сорау һәм тәкъдимнәргә аерым игътибар бирергә кушты.

Әлмәттә парламент җитәкчесе «Татнефть» акчасына төзелгән һәм әле быел гына ачылган инженерлык мәктәбендә дә булды. Ул балалар белән аралашты һәм аларның мәктәптә ничек туклануына игътибар итте. Укучылар Фәрит Мөхәммәтшинга сорауларны кызганмады: «Татарстан парламенты башлыгы булу авырмы?», «Путинны күрдегезме?», «Марста булдыгызмы?»…

Лицейда 30 сыйныф, хореография залы, 3D-спорт залы, робототехника лабораториясе, Хәрби дан музее, телестудия, тавыш яздыру студиясе, китап саклау залы, спорт залы, бассейн, IT-полигон бар. Уку йортында техник, инженерлык, химия-технология юнәлешендәге фәннәрне тирәнтен укыталар, эшмәкәрлек серләренә өйрәтәләр, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү