Татарстанның иң яхшы укытучысы: «Балаларны яратмаган укытучы мәктәптә эшли алмый»

Соңгы елларда «Ел укытучысы» бәйгесендә ир укытучылар җиңсә, быел әлеге исемгә Мамадыш районының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Байкеева лаек булды. Аның яраткан укучысы бармы? Замана балаларына карата фикере ничек? Мәктәптән китәм дигән чаклары булганмы? Светлана ханым белән укучылар һәм укытучылар, дәрес һәм тәнәфес турында сөйләштек.

Светлана Александровна, җәйге ялыгызны ничек үткәрдегез? Бәйгегә әзерләнеп, ял итәргә вакытыгыз калдымы?

– Җәй көне укытучы булу яхшы, дигән мәзәк бар. Педагогларның ялы озын, әмма аны тулысынча ял итеп булмый. Үзебезнең белемне арттырырга, камилләштерергә вакыт табабыз. Өч ел рәттән җәйне филология юнәлешендәге «Кама» лагеренда уздырдым. Анда төрле бәйгеләрдә җиңгән, татар телен өйрәнергә теләгән балалар килә. Алар арасында чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Гаиләм белән бергәләп елга буйларында, урманнарда ял итәбез. Көз көне гөмбә җыярга яратам.

– «Ел укытучысы 2020» бәйгесендә җиңүегезнең сере нидә дип уйлыйсыз? Гомумән, бәйгеләрдә еш катнашасызмы?

– Әлбәттә, сере бар. Эшне ахырына кадәр җиткерү, яратып башкару, шуннан канәгатьлелек хисе кичерү… Бу бәйгедә өченче мәртәбә катнаштым. Җитди сынауга әзерләнүемне укучыларым да, танышларым да белде. Смслар җибәреп, хәлләремне белешеп тордылар. Барысы да котлады. Светлана Александровна ниһаять, мәктәпкә укытырга килә, дип сөенүчеләр дә булды.

Узган уку елы җиңел булмады. Дистанцион укытуга карата фикерегез ничек?

– 2020 елда безнең ил генә түгел, бөтендөнья үзен утопик романда итеп хис итте. Бу миңа Евгений Замятинның «Мы» дигән әсәрен хәтерләтте. Без кичектереп булмаган вазгыятьне яңа аралашу режимына күчерергә мәҗбүр булдык. Дөрес, авырлыкларга да юлыктык, ләкин аларны җиңеп чыктык. Уңай яклары да бар. Үзебез дә, балалар да күп нәрсәгә өйрәндек. Әти-әниләр дә укытучы хезмәте белән якыннанрак танышты, балаларының сәләтен күрде. Бүген мәктәпләрдә кирәк чакта дистанцион алымнарны куллануны дәвам итәбез. Бу аларны яңа әйберләргә өйрәтү өчен кирәк. Читтән торып укыту технологиясе – ярдәмче, әмма аның чамасы булырга тиеш.

Сез мәктәптә 20 ел укытасыз. Әйтегез әле, укучыларыгыз белән дистанция саклыйсызмы? Аеруча якын күргәннәре бармы?

– Үзенчәлекле һәм бертөрле генә җавап биреп булмый торган сорау. Теләсә кайсы белем йортында аралык булырга тиеш. Укучыларым җитди итеп өй эше сораячагымны да, ләкин авырлык туганда, ярдәм итәргә әзер булуымны да белә. Без бергәләп тырышабыз, бер-беребезне өйрәтәбез. Тәнәфестә дусларча аралашабыз. Мәктәптән кайтканда, юл уңаенда булса, алар мине өйгә дә озатып куярга мөмкин. Шаярып алырга да вакыт табыла. Мәктәптә балаларны яратмаган укытучы эшли алмый. Берсен дә аерып карамыйм. Мамадышның 1 нче мәктәбендә белем алдым, хәзер үзем шунда укытам. Укытучыларның балаларга карата мөнәсәбәте бик яхшы иде. Мин менә шуны күреп үстем һәм башка нәрсәне белмим. Балаларның һәрберсе күңелемә якын.

Борынына алка тагып, чәчен аллыгөллегә буяп килгән балаларга кисәтү ясыйсызмы?

– Замана балаларының интернет аша башка илләрдәге белем процессын күзәтү мөмкинлеге бар. Моны европалаштыру дип атыйм. Әлбәттә, алар һәрвакытта да матур мисалларны гына үрнәк итеп алмый. Тышкы кыяфәтен үзгәрткән очракларны еш күзәтәбез. Минем тәҗрибәмдә андый хәлләр булмады. Булса да, кисәтү ясамас идем. Башта ни өчен тышкы кыяфәтен үзгәртү фикере туу турында кызыксыныр идем. Борынына алка тагып, чәчен зәңгәргә яки яшел төскә буяп, кеше башкаларның  игътибарын җәлеп итәргә яки нәрсәдер әйтергә тели. Тышкы кыяфәт, киенү әдәбе турында мәктәпнең уставында язылган. Моны үтәргә кирәк.

Балалар китап укудан бизеп барган чорда әдәбиятны ничек укытырга? Кызыксындыру чарасын ничек табасыз?

– Балаларның барысы да китаптан бизде дигән сүз белән килешмим. Замана балалары укый, бәлкем, алар мәктәп программасын тулысынча укымыйдыр. Әлбәттә, алар без укыганны укымый. Замана үзгәрә, балалар да. Аларны күбрәк чит ил авторлары кызыксындыра. Шуңа күрә балалар укымый дип әйтә алмыйм. Җәлеп итү юллары да бар. Әйтик, әсәрдә геройга якынаю хисе тудыру. Аның турында берәр кызыклы факт турында сөйләү, кызыксындыру.

«2ле»не еш куясызмы?

– «2ле» куярга бер укытучы да яратмый. Сирәк булса да, куярга мәҗбүр булам. Ләкин аны төзәтергә юл калдырам. Хаталар өстендә эшлибез. Бу билгене яратам дип, әйтә алмыйм.

Быел «Авыл укытучысы» программасы тормышка ашырыла башлады. 1000000 сум белән генә мөгаллимнәрне авылга җәлеп итеп буламы? Үзегез дә эшләп карар идегезме?

Дәүләт дәрәҗәсендә укытучыларны авылга җәлеп итәргә тырышу бик шәп. Матди ярдәм булу – аеруча күңелле. Республикада тормышка ашырыла торган программалар һәрвакыт үз вакытында булдырыла, аларны уңай бәялим. Миллион белән генә кызыктырып буламы дисезме? Үз эшен яхшы эшләргә теләгән кеше авылдамы, шәһәрдәме – кайда булса да, ахырына кадәр җиткерәчәк. Кала белән сала мәктәпләре арасында аерма бар. Минем кечкенә авыл мәктәбендә эшләү тәҗрибәм бар. Балаларны яраткан укытучыга кайда укыту мөһим түгел.

Укытучы эше җиңел түгел. Сабырлык та, замана таләбенә җавап бирү дә кирәк. Эштән китү турында уйлаган чакларыгыз булдымы?

– Укытучы һөнәре мине кечкенәдән үк үзенә кызыктырды. Әнием 1 нче мәктәптә математика укытты. Алдашырга яратмыйм, әллә эшне алыштырыргамы икән, дигән уйлар булды. Ләкин утырып уйлагач, мәктәпсез яши алмавымны аңладым.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү