Кайтыгыз, торналар!

«Бу — минем туган авыл!» әйгесенә

«Җир кешесе» номинациясе

Авылда кич җитте. Таңнан алып, көн буе машина-трактор тавышыннан гөрләп торган басу-кырлар инде бераз тынып калды. Әнә безнең өй тәрәзәсеннән күренеп торган Түбәләс тауларының ак ташлары, авылыбызны урап салмак кына аккан Терпеле елгасы ярлары да авылым өстендә әле яңа гына калыккан ай нурына коенды… Үзенә төшкән ай нурларын Терпеле елгасы түкми-чәчми Сөнгә илтеп бушатыр да, таң атканчы, алар бергәләп, Агыйделгә барып кушылырлар. Менә инде урамнардагы баганаларда утлар да кабынды. Һәрбер йортның тәрәзәсеннән төшкән ут яктысы авылым урамнарын тагын да яктыртып җибәрде шикелле. Әнә кайдадыр еракта, түбән очта гармун тавышы ишетелде, ул моң салмак кына авыл урамнары буйлап таралды. Искиткеч сихри кич бүген!

Кичке аштан соң балаларым да йокларга яттылар – көн буена уйнап та, эшләп тә арыганнардыр, күрәсең. Ярар, йок­ласыннар, иртәгә аларның иртүк торып мәктәпкә дә барасылары бар бит. Тик мин генә, нишләптер, йоклый алмыйм. Радиоалгычтан туган якка багышланган ниндидер тапшыру бара, шуннан бер җыр тыңлап утырам. «Кайтыгыз, торналар!» Халкыбызның мәшһүр җырчысы Габдулла Рәхимкулов башкаруындагы әлеге җыр, әллә ничек, үзенең сихри бер көче белән айкап, бар күңелемне яулап алды да, уй-хисләремне бөтереп алып, әллә кайларга, еракка алып китте.
Уй-хыялларга бирелеп, ирексездән үземнең яшьлегемә, шушы урамнарның яшел чирәменнән йөгереп-уйнап узган балачагыма әйләнеп кайттым.
Әйе, минем балачагым хәтер сандыгымда самими һәм якты бер хатирә булып, шушы авылның һәр сукмагы, килгән һәр фасылы белән бәйләнеп истә калган. Әтием дә, әнием дә – шушы авылдан, Киров исемендәге совхозда эшләгән кешеләр. Әнием фермада сыерлар сауса, әтием иген кырларыннан кайтып кермәде. Кыз бала булгангадыр инде, мин күбрәк әнием янында бөтерелдем. Әле дә хәтеремдә: җәй җитте исә өлкәннәр печәнгә төшә иде. Без, бала-чага, көн әйләнәсе авылыбызга терәлеп үк торган Мурзин әрәмәләре аланында дисеңме, Таштау итәгендәге печәнлекләрдә дисеңме – өлкәннәр янында мәш килә идек. Һавада тургай тавышлары, ә инде җирдә, Терпеле сызасы болыннарын иңләп, иртәнге чыклы чирәмгә кушылып, «чыж-чыж» чалгы тавышлары яңгырый… Печәнчеләр пакусларын салып узган җирдән җиләк чүплибез. Ул арада кояш та кыздыра башлый, һәм без елга буена су коенырга төшеп китәбез. Чыр-чу килеп, су чәчрәтә-чәчрәтә туйганчы су коенабыз да кире печәнлеккә йөгерәбез. Ә анда инде учак өстендә хуш исле мәтрүшкәләрен һәм үлән чәйләрен кушып ясалган чәй кайный. Чәй эчеп туйгач, болын чәчәкләреннән такыялар ясап, кемнеке матуррак булган дип, үзара ярыша торган идек. Ә кичен печәнчеләр авылга кайтып китә, без әтигә иптәшкә печән сакларга торып калабыз. И-и, анда төнге учакта тәгәрәтеп пешергән бәрәңгенең тәмлелеге! Телеңне йотарлык! Яңа корылган шалаш эчендә озак кына йоклый алмыйча, печән арасыннан күренгән йолдызларны санап ята торган идек…
Инде әйтеп узганымча, әнием сыер савучы булып эшләде. Үзе белән мине дә иртәнге савымга алып төшә торган иде. Яңа сауган сөтне кружкага салып бирә иде дә күбеген өрә-өрә эчкәнемне читтән генә елмаеп карап тора иде. Мин дә аңа гел булышырга гына тора идем – малларның астын да алыштырырга булышам, печән салган вакытта да сәнәкнең сабына беренче булып барып ябышам. Әле сыерлар савылып беткәч, савучы апалар алдында «концерт» та куям – үзем белгән җырларны, мәктәптә ятлаган шигырьләрне сөйләп, аларның күңелен күтәрәм. И-и, сөенә торганнар иде үзләре, әле мактап кул да чабалар. Кызганыч, мин әнкәйдән бик яшьли ятим калдым, әллә шуңа күрә дә бик моңлы бала булдым, ахры.
Мәктәпне тәмамлагач, әнием йөргән иртәнге чыклы сукмаклардан үзем фермага төшә торган булып киттем. Авылымны ташлап, каядыр чыгып китү уемда да юк иде. Малларга аеруча җылы мөнәсәбәт белән дәшә торган идем мин – аларның бит һәрберсенең үз холкы, үз гадәте. «Йолдызым», «Акбаш», «Ромашка»… – нинди генә исемнәр кушмый идек без аларга. Өлкән апалар мине сыер савуның бөтен серләренә өйрәттеләр. Әле бик озак вакыт алар машина ярдәмендә савуга күчәргә ризалашмыйча да йөрделәр. Имеш, ничек инде, тере малкайларны җансыз машинага тоташтырыйк, ди?! Малкайларны җаны-тәне белән аңлаган, үз эшен бөтен күңелен биреп, яратып башкарган кешеләр генә шулай уйлый аладыр, минемчә…
Бик тырышып эшләсәң, куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсе бер дә озак көттерми икән. Күп тә үтми, безнең ферманың күрсәткечләре районыбыз күләмендә күренә башлады – район һәм республика газеталарында да язып чыктылар безнең хакта. Төрле слетларга да чакыра торган иделәр, Мактау грамоталарын да бик күп алдым. Ял йортларына юллама белән бүләкләү дисеңме, акчалата премияләр – барысын да ала идек. Әлбәттә, фермада хезмәт кую бик җиңел түгел, зур тырышлык сорый торган, бик җаваплы эш. Бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим – әйтерсең лә, иртәнге савымга төшкәндә ерактан күренеп торган ферма утлары минем өчен киләчәк тормышның якты маягына әверелделәр. Эшемне дә, хезмәттәшләремне дә, авылымны да бик яраттым. Эшкә барганда да, кайтканда да авылымның матурлыгына, туган ягыбызның гүзәл табигатенә сокланып туя алмый идем. Җырлый-җырлый ничә тапкыр бу юллардан узылгандыр, белмим. Шушы авылны ташлап каядыр читкә китәмме соң инде мин? Юк, әлбәттә! Хәтта бер-ике көнгә генә район үзәгенә яисә Казанга барырга туры килсә, мин инде икенче көнне үк авылымны, сыерларымны сагына башлый идем. Әнә бит көздән җылы якка киткән очар кош­лар да, ояларын сагынып, туган якларына әйләнеп кайталар. Әйе, бөтен булмышым һәм тормышым белән мин – шушы туган җиргә береккән гади авыл баласы, шушы авылны үлеп яраткан хыялый һәм самими бер кызы…
Тормыш иптәшем дә шушы авылдан булды, хәтта күрше йорттан гына. Инде менә аның белән 34 ел бергә. Икебез дә авыл җанлы булгангамы, рәхәтләнеп яшәдек, ба­ла­ла­рыбыз­ны да үзебез кебек хезмәт сөючән итеп тәрбия­ләргә тырыштык. Йортыбыз тулы мал-туар, кош-корт карадык, бакчабызда яшелчә-җимешләр дә үстердек. Үз көчебез белән менә дигән йорт-җир дә җиткереп чыктык. Барысы да җитеш, тормышыбыз түгәрәк – булганына шөкер.
Мин инде кечкенә вакыттан ук, үскәч, би-ик күп итеп балалар карый торган әни булырмын дип хыяллана идем. Әллә инде үзем яшьли ятим калгангамы, әллә бала җанлы булгангамы – ятимнәрне гел жәлли торган идем. Күп балалар тәрбияләү турындагы хыялымны олыгайган көнемдә тормышка ашырдым. Үзебезнең балалар янына балалар йортыннан берничә ятим баланы алып кайтып сыендырдык. Йортыбыз тагын да нурланып китте – өебез чыр-чу килеп торган балаларның ихлас шатлыгы, сөенече белән тулды. Туган җиргә мәхәббәт, авылдашларга хөрмәт, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмчел булырга омтылу, иманлы һәм кешелекле булу – болар бит барысы да балачактан сеңдерелергә тиеш. Атнаның бер көнен без гаиләдә авыл тормышы белән танышуга багышлыйбыз – үзенә күрә мини-экскурсияләр көне дисәң дә була инде. Менә әле узган атнада гына балаларымны җыеп, элек үзем эшләгән фермага алып төштем. Күрсеннәр, терлекче хезмәтенең нинди катлаулы һәм мактаулы икәнен. Хәзерге балаларның бит күбесе сөтнең кайдан килгәнен дә белми үсә: кибеттән генә сатып алалар икән дип уйлый. Фермадагы сыерларны сыйларга үзләре белән «күчтәнәч» тә алып төштеләр – җәйдән киптереп куйган юкә яфраклары белән сыйладылар малкайларны. Йортыбыздагы малларны караган вакытта да кул арасына кереп, ярдәмләшеп үсә алар. Авылда гомер итүче, инде ялгыз калган әби-бабайларга да ярдәм итәбез. Хәтерегездәме: без мәктәптә укыган чакта тимурчылар бар иде? Шулар сыман, атнаның бер көнендә без балалар белән җыелып китәбез – малайлар ялгыз әбиләргә кибеттән ипи-чәен алып кайтса, кызларыбыз ялгыз бабайларга тәмле ашлар пешереп ашата. Менә шулай, кулыбыздан килгәнчә авыл тормышын җанландырып, яшәгән җиребезнең матурлыгына сокланып яшәп ятабыз.
…Уйларга бирелеп, төн узганын да сизми калганмын лабаса?! «Кикри-кү-үк!!!» – әнә беренче таң әтәчләре дә кычкыра башлады. Авылым өстендә таң ата, инде беренче кояш нурлары Түбәләс тауларына, авылыбызның мәчет манарасына төшеп тә өлгергән икән инде. И-и, бу гомеркәйләр диген. Кайчан гына әле, шушы мәчет яныннан узган чакта, әбием өйрәткән догаларны кабатлый-кабатлый балачак урамнарыннан атлый идем. Хәзер инде, үземнең балаларымны өйрәтәм. Иманлы булып үссеннәр дим. Шушы авылның киләчәге бит инде алар. Әнә берсе, мин үскәч, әнием сыман фермада эшләячәкмен, дип тора, ә икенчесе әтисе янында трактор тимер-томырларын барлап маташа – димәк, авыл хуҗалыгының да һәм шушы басу-кырларның, фермаларның да киләчәге ышанычлы кулларда!
Әйе, Ходайга шөкер, авылыбыз яши, һәр көз саен туйлар гөрли, балалар туып тора. Авылыбызда тормыш итәр өчен бар уңайлыклар да бар: гөрләп эшләп торган клуб дисеңме, укучы балалар өчен менә дигән өр-яңа мәктәбебез, ул бар уңайлыклары булган больницабыз дисеңме, кибет-пекарнябыз да үзебезнеке хәтта! Балны да читтән сатып аласы юк – үз умарталыгыбыз эшләп тора. Милли гореф-гадәтләребезне дә онытмыйбыз, клуб хезмәткәрләре көче белән халкыбызның «Каз өмәсе», «Карга боткасы», «Аулак өй» йолаларын торгыздык. Җәйге Сабантуйлар барлык авылдашларыбыз өчен зур бер бәйрәмгә әйләнә. Соңгы вакытларда төрле сәбәпләр белән кайчандыр читкә киткән авылдашларыбыз да кире авылга кайтып төпләнә башладылар. Бу аңлашыла да, әнә бит киткән кошлар да туган якларына әйләнеп кайта шулай.

Венера САБИТОВА


Фикер өстәү