Кардиологлар чаң суга: йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булганнар коронавирус белән күбрәк авырый

Казанда 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Россия кардиологлар илкүләм конгрессы булачак. Казанда ул икенче тапкыр үткәрелә. Быел анда меңгә якын белгеч килергә җыена. Ковид аркасында чит ил белгечләре генә турыдан-туры катнаша алмый. Әмма теләгән кеше трансляцияне карый алачак. Гомумән, бу чарага 10 меңнән артык кеше дистанцион кушылырга тиеш икән.

– Конгрессны Россия кардиологлары җәмгыяте ел саен төрле шәһәрләрдә уздыра, – ди әлеге җәмгыятьнең вице-президенты, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галявич. – Ул – шактый зур һөнәри медицина җәмгыяте, аның әгъзалары – 7 меңнән артык. Чара Россиянең дүрт шәһәрендә генә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Казанда гына уза. Бу да күп нәрсә турында сөйли, чөнки таләпләргә, шартларга җавап бирергә кирәк.
Конгресс Бөтендөнья йөрәк халыкара көнендә башланып китәчәк. Конгресста үзебезнең белгечләрдән тыш, чит илнекеләр дә дистанцион чыгыш ясарга җыена.
– Коронавирус барлык авыруларны артка чигергән кебек тоелса да, ул алай түгел, башкалары да юкка чыкмады, – ди Альберт Галявич. – Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән үлем-җитем һаман да күп. Республикада 100 мең кешенең икесе ковидтан үлсә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 570 кеше вафат була. Ковидтан саклану мөһим, ләкин тагын да куркынычрак чирләр булуын да онытмасак иде. Икенчедән, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре булганнар ковид белән күбрәк авырый. Болар – гипертониклар, йөрәк ишемиясе, шикәр чирләре белән авыручылар, артык авырлыктан интегүчеләр. Конгресста ул мәсьәләләр дә күтәреләчәк.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек төзелеше бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова сөйләвенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары диспансеризация тикшеренүләре вакытында да шактый табыла. Узган ел аерым категорияне махсус тикшерә башлаганнар һәм 6 мең кешене караганнар. Һәр 13 нче кешедә йөрәк-кан тамырлары чирләре килеп чыгу куркынычы булуы ачыкланган. Быел март аенда, чикләүләр вакытында профилактик тикшерүләр тукталып торды. 15 августтан янә башланып китте. Ел башыннан 177 мең кеше диспансеризация үткән. Белгечләр чирне алданрак ачыклау өчен медицина тикшеренүен даими узарга чакыра.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү