Замана малкайлары: Балтачта терлек азыгын башта компьютер тикшерә

Бүген элеккечә эшләп булмый. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Юктан гына әйтмиләр. Тормыш шулкадәр кызу темплар белән алга бара – үзгәрешләр ихтыяҗга әйләнә дә куя. Кайчандыр салам-башак-печәннән гайре ризык күрмәгән малкайларга бүген ниләр генә ашатмыйлар: технология, азык цехлары дип кенә сөйләшәләр.

Балтач районының «Татарстан» хуҗалыгының бер еллап элек сафка баскан азык цехында булып, баш зоотехнигы Ленар Мөхәммәтҗанов сөйләгәннәрне тыңлап, күзләрем белән күргәннән соң, «Ферма диярлеге калмаган инде моның. Авыл туризмы маршрутына кертеп, шәһәрнекеләрне монда алып килсәң, алар да аптырарлык, шаккатарлык булган инде бу», – дидем.

Cоңгы елларда хуҗалыкта зур комплекс төзелә, бер өлешенә оакламый 800 баш терлек кертәчәкләр. Шуңа күрә, алдан чарасын күреп, яңа азык цехы да төзегәннәр. Ул үзе зур бер корылма. Израильдән кайткан комплекс аша көн саен 85 – 90 тонна азык әзерләнә. Берничә төрле ашлык башта элекке үлчәүле тегермәнгә менә, анда күп сөт бирүче, уртача сөт бирүче сыерлар, буаз маллар, симертү үгезләре, кечкенә бозаулар өчен дигән аерым рацион белән тартылып (әлеге тегермән шулай ук компьютерга көйләнгән), өстәмәләр белән баетылып, яңа төзелгән азык цехына күчерелә, биредә аларның һәркайсы аерым бүлемнәргә салына. Зур болгаткыч – миксерга әзер катнаш азык, ваклатылган салам, силос… – бөтенесе 18 төрле азык бергә кушылып болгатыла һәм 7 минут эчендә балансланган ризык әзер була.

– Без терлекләргә һәрвакыт яңа ясалган ризык кына ашатабыз. Иртәнге сәгать биштән сигезгә кадәр шушы юл белән барлык терлекләргә дә үзләренең рационы буенча тиешле азык бирелеп бетә, – ди Ленар.

Иң гаҗәбе шул: көнгә шуның кадәр азык әзерләнсә дә, биредә аның һәр граммы да исәптә. Идарә пультындагы компьютер барысын да санап бара. Цехтагы миксерга куелган үлчәү ризык алып килүче механизаторларның төгәл, җиренә җиткереп эшләвен сорый. «Әйдә ярар»га эшләп булмый, граммына кадәр эчтәге компьютер хәтеренә язылып бара.

Идарә пульты урнашкан бүлмәгә керүгә, күзем микродулкынлы мичкә төшкән иде. «Ризык җылытырга түгел ул безгә, эш процессына кирәк, – дип аңлатты Ленар. – Без анда азыкның корылыгын тикшерәбез». Дымлырак булса, салам, коры булса, су өстиләр. Шунда ук төрле үлчәмдәге тишемле дүрт әрҗә тора. Аларында басудан кайткан яшел массаның озынлыгын үлчәр өчен кирәк, иләк ролен үтиләр икән.

– Бөтен туратылган печән, салам бер озынлыкта булырга, 2,8 – 3 сантиметрдан артмаска тиеш, – ди Ленар.

Шактый кыйммәткә алынган комплекс һәм болай вакланып эшләү үзен аклыймы соң дип кызыксынам.

– Аклый, – ди ул. – Шушы миксерны алганчы без көндәлек һәр сыердан 21,4 килограмм сөт сава идек, хәзер 26-27 килограмм сөт савабыз. Көндәлек 27 тоннага якын сөт бу. Безнең хуҗалыкның барлык фермасына да, башка авылдагыларына да азык шушында әзерләнә. Яңача әзерли башлагач, сөт кенә түгел, ит җитештерү дә артты. Үгезләр элек 850 – 900 грамм артым бирсә, хәзер көндәлек 1100 – 1500 граммга кадәр артым алына. Ике айдан бозауларны менә шушындый ел әйләнәсе бер төрле ашатуга өйрәтәбез. Элек алар 800 – 850 грамм артым бирсә, хәзер бу сан 980 – 1000 граммнан артып китә.

Озакламый хуҗалыкта шәхси терлек асраучыларга да әзер азыклар сатып бирелә башлаячак. Беренче адымнар ясалган инде. Быел җәй башында күп сыер асраучы берничә хуҗалыкка шушы төр азыкны биреп караганнар. Печән кирәкми, салам кирәкми, ашлык-он эзләп йөрисе түгел. Өстәвенә 18 литр сөт бирә торган сыерлары 22 – 24әр килограмм сөт бирә башлаган. Сөтнең чыннан да артуына ышанган әлеге унбиш хуҗалык белән кооператив төзелгән. Аларга бу ризыкның килограммы 6 сумнан сатып бирелә, сөтләре бер сумга кыйммәткәрәк сатып алына. Алга таба 30ар килограммлы вакуумлы пакетларга шушы төр ризыкны теләгән кешеләргә стаып бирергә дә җыеналар. Шәхси хуҗалык терлегенә 25 – 30 килограмм шундый ризык җитсә, хуҗалыкныкыларга көндәлек 50 – 54 килограмм ашаталар икән. Шунсыз күп сөт савам димә.

– Үзебез җитештергәнне генә түгел, катнашмаларны да әле икешәр лабораториядә тикшертеп, анализларын чагыштырып карап кына алабыз. Бүген мин беләм, мин булдырам дип кенә эшләп булмый, – ди Ленар. – Киңәшләшеп эшләргә, һәр адымны уйлап атларга, технологияне дә төгәл үтәргә кирәк. Башкасын әйтмим дә, суның чисталыгы да сөтнең сыйфатында зур роль уйный.

Төзелә торган яңа ферма комплексы белән дә кызыксынмый кала алмадым. Элекке абзарлар да бушатылмаган, быел көтүгә үзләре 550 баш тана кертсә, Кировтан, Даниядән нәселле таналар кайтартылган. Сентябрь урталарында Даниядән тагын буаз таналар өстәлгән. «Даниядән элек кайткан таналар барысы да әйбәт бозаулады, уртача 39 литр сөт бирәләр, безнең шартларга шактый җиңел ияләштеләр, шуңа тагын кайтартырга булдык. Алар арасында да, Кировныкыларда да, үзебезнекеләрдә дә рекордчы – 56, 63, 70 литр сөт бирә торган сыерлар бар. Андыйлар күп түгел, әмма бар», – ди Ленар.

– Алар икешәр җиленлеме әллә? – дим.

– Юк шул, башлык кадәр җиленнәре бар…

Әйтәм бит, без белгән ферма түгел инде бу…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү