Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарын исемләп атап, рәхмәтен белдерде

Президент Юлламасы белән чыгышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте. Ул сугышта катнашучыларны искә алырга өндәде һәм быел Татарстанда сугыш геройлары хөрмәтенә берничә һәйкәл ачылганын әйтте.

Республикада күп кенә корылмаларга Татарстаннан чыккан сугыш ветераннары исемнәре, Казанга исә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Президент чыгышында залда утырган Бөек Ватан сугышы ветераннарын да исемләп атады һәм рәхмәтен белдерде.


Фикер өстәү