Татарстан Президенты республика җитәкчеләрен барлык заманча коммуникация чараларын үзләштерергә әйдәде

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында республикадагы җитәкчеләргә барлык заманча коммуникация чараларын үзләштерергә әйдәде һәм «Цифрлы Татарстан» проектын дәвам итүнең әһәмиятле булуын әйтте.

— Хакимият органнарына коммуникациянең барлык заманча инструментларын үзләштерергә кирәк. Бу безгә урыннарда чынбарлыкны күрергә, тиз һәм сыйфатлы итеп җавап бирергә ярдәм итәчәк, — дип белдерде Миңнеханов.

Мисал итеп, Рөстәм Миңнеханов 2012 елдан бирле эшләп килгән «Халык контроле» системасын китерде. Бу вакыт эчендә анда республика халкын борчый торган проблемалар турында 300 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Миңнеханов сүзләренчә, аларның 87 проценты хәл ителгән.


Фикер өстәү