Рөстәм Миңнеханов еллык Юллама буенча чыгышын шигъри юллар белән тәмамлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасы тәмамланды. Ул үз чыгышын фронтовик шагыйрь Нәби Дәүлинең сүзләре белән бетерде.

«Беркөн барсам — тагын яңа шәһәр,
Тагын барсам — яңа бистәләр.
Мин ышанам хәзер: «Кояшны да
Җир астыннан таптык!» — дисәләр.
Безнең республика елдан-ел үзгәрә, алда — иң амбициоз планнар. Иң мөһиме — без бергә, димәк, бездә барысы да уңышлы булачак!» — дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү