“Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе: “Президентның татарстанлыларның яңа буынын формалаштыру турындагы фикерләре бик мөһим”

Светлана Байкеева, “Ел укытучысы -2020” бәйгесе җиңүчесе:

– Укытучы буларак, миңа Президентның Юлламада татарстанлыларның яңа буынын формалаштыру турындагы фикерләре бик мөһим тоелды. Бүген республикадагы барлык гамәлләрнең бер максатка, яшьләрдә әхлакый сыйфатлар, милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән булуы бик әйбәт. Рус теле укытучы буларак, татар телен саклау, үстерү турындагы фикере дә төп моментларның берсе булды. Моны бүген барлыкка килгән күптелле мәктәпләрдә үстереп булачак. Президент белдергәнчә, телләрне саклау – бу безнең киләчәк буын алдындагы бурыч. Без күптелле республикада яшибез, шуңа күрә милли бердәмлекне саклау бик мөһим. Балаларны киләчәкне хәл итүче галимнәр, музыкантлар, эшче һөнәрләр ияләре һәм башкалар белән таныштыру, аларны аңлашып яшәргә өйрәтү, шул ук вакытта үз халкын, мәдәниятен оныттырмау телләрне өйрәтүче укытучыларга зур бурычлар йөкли. Мин – шундый мөгаллимнәрнең берсе.


Фикер өстәү