Фәрит Абдулганиев: “Президент эшмәкәрләргә ачык булырга, аларның сорау-тәкъдимнәрен ишетергә кирәклегенә басым ясады”

Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Абдулганиев фикеренчә, киләчәк –цифрлашуда.

– Президент вазгыятькә комплекслы анализ бирде һәм киләчәккә планнар билгеләде. Пандемия вакытында үзмәшгульләргә ярдәм чаралары күрсәтелде, ташламалар бирелде. Киләчәктә дә аларның хокукларын сакларга кирәк. Без аларның эшләрен саклап калып, алга таба дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Президент үз Юлламасында эшмәкәрләрдә маркет-плейслар белән эшләргә кирәклеген әйтте.

Без хәзер цифрлашуның башында гына, бу юнәлеш буенча эшли генә башладык. Президент Озон вайлдберриз компаниясе турында да әйтте. Бу һәм тагын берничә зур компания белән тизрәк эшли башласак, башка төбәкләргә караганда зуррак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Моны беркайчан да онытырга ярамый. Башка төбәкләрдә эшмәкәрләр бу юнәлештә бик нык эшлиләр. Президент киләчәктә эшмәкәрләргә ачык булырга, аларның сорау-тәкъдимнәрен ишетергә кирәклегенә басым ясады. Без ишетергә теләгән сорауларны гына түгел, ә нәкъ менә аларның әйткән сүзләрен ишетергә кирәк. Һәм алар белән кулга-кул тотынып эшләргә кирәк булачак.


Фикер өстәү