Арча педагогика көллияте  директоры: “Президентның гаилә кыйммәтләрен алга куюы – киләчәкне кайгырту  дигән сүз”

Гөлнара Гарипова , Арча педагогика көллияте  директоры:

–  Президентның Юлламасы бик көчле анализлы, эчтәлекле. Үзебезнең мәгариф системасына, туган телләргә карата берничә фикер әйтәсе килә. Бик сөендергән әйбер –  киләсе елның “Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы” дип игълан ителүе. Бу – дәүләтнең, җитәкчелекнең әлеге мәсьәләгә  карата җитди  мөнәсәбәтен күрсәтә. Мәгариф оешмаларына, шул исәптән, Арча педагогика көллиятенә дә  зур бурычлар куя. Без – милли кадрлар әзерләүче белем учагы. Киләсе елда бу юнәлештә  бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Рөстәм Миңнеханов чыгышында яшьләр белән эшләүгә дә  зур игътибар  бирде. Гаилә темасы – күңелгә яткан әйбер. Президент: «Гаилә ул  – ил терәге», – диде. Аның гаилә кыйммәтләрен алга куюы – киләчәкне кайгырту  дигән сүз. Без булачак укытучыларны әзерләгәндә дә аны аңлатырга тырашабыз.

Президент пандемия вакытында  укытучыларның хезмәтен югары  бәяләде. Бик авыр булды, башка андый карантиннар булмасын иде. Бүген барлык уку йортларында да яхшы белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр тудырылган.  Республикада 41 ресурс үзәге исәпләнә. Берсе  – бездә. Теләсә нинди җиһаз, техника бар. Бары сыйфатлы эшләү генә таләп ителә. Аны да бурыч итеп алабыз.


Фикер өстәү