Зилә Вәлиева Президент Юлламасы турында: «Глобализация заманында да шундый зур бурычлар куя алу – Татарстанда гына мөмкин хәл»

Зилә Вәлиева, Татарстанның Иҗтимагый Палатасы рәисе:

– Бу минем өчен көтелгән вакыйга, чөнки безнең Президент ул – эш кешесе. Барыбыз да сайлау алдыннан аның мәкаләсен укыдык һәм аның дәвамы булыр дип уйлаган идек. Андагы фикерләр күпчелек халыкның уйлары белән уртак. Юлламада төгәл эшләр куелу бик мөһим һәм кирәкле. Бу очракта безнең горурланырлык нигезебез бар. Чөнки, мәсәлән, авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә аларның нәтиҗәләре Европа оешмалары белән чагыштырылды. Кеше, туган телләрне, халыкларның хокукын саклау эшендә Европа стандартлары юк. Без бу эштә аларны үзебез булдырабыз, куябыз. Россия күләмендә дә, чит илләргә дә зур үрнәк күрсәтә алырбыз дип өмет итәм. Чөнки менә шундый глобализация заманында да шундый зур бурычлар куя алу Татарстанда гына мөмкин хәл. Ул мөмкинчелекләр республикасы.


Фикер өстәү