Яңа Дума авылында төзекләндерелгән мәчет ачылды: «Мәчете булган авыл – сөйкемле, матур авыл. Андый җирдә кешенең рухы чистарак була»

Иң авыр елларда да иман нурын саклаган авылның халкы да үзгә. Алар гадилеге, эшчәнлеге, үз-үзен тотышы белән аерылып тора. Аксубай районының Яңа Дума авылында мәчет ачылышына  җыелган халыкны күзәткәннән соң, шундый фикергә киләсең.

Язучы, шагыйрь Нәҗип Думавины биргән авылда заманында өч мәхәллә булган. Көчләп чукындыру чорларында буйсынмыйча, күчмә тормыш та алып бара әле ул. Биредә беренче мәчет 1795 елда ук барлыкка килә. Аның беренче мулласы  Кузюровлар фамилиясен йөрткән нәселгә барып тоташа. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров нәселе бу. Әтисе Әфраим абый исә, иң авыр елларда да ислам диненнән ерагаймадык, дип шөкер итә:

– Без – муллалар нәселе. Дин тыелган вакытларда да исламнан ерагаймадык. Равил дә дингә хөрмәт белән карый. Менә тагын авыл нурланды. Мәчетнең яныннан гына үтеп киткәндә дә  кеше үзгәрә бит. Авылыбыз динне беркайчан да үгисетмәде. Беренче мәчеттә безнең нәсел кешесе мулла булса, 1877 елдагысында Нәҗип Думавиның әтисе Сибгатулла хәзрәт мулла вазыйфасын башкара. Авылда 1934 елга кадәр өч мәчет эшләгән. Туксанынчы елларда Аллаһ йортын төзергә рөхсәт алгач,  бу эшне Миншакир Гыйззәтов башлап йөрде. Рәхмәт аңа.

Шулай итеп мәчеткә ремонтны Әфраим абыйның улы, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән әнисе шушы авылдан булган Татарстан Дәүләт Советы депутаты, эшмәкәр Рәис Сөләйманов башкарып чыга. Әле бит искегә тисәң, исең китә дигән гыйбарә дә бар. Бәлкем яңа мәчет салу күпкә җиңелрәк булгандыр. Әмма егетләр халыкның бердәм булып, күмәк көч белән салган диварларны һәйкәл итеп саклаган.

Бу хакта Рәис Сөләймановның әнисе Талия апа менә ниләр сөйләде:

– Мин авылдан чыгып киткәнгә алтмыш ел узган икән инде. Кайтып йөри идек, әти-әнинең нигезе бар иде. Хәзер юк инде, урынын чистартып, тәртипкә китердек. Авылга юлыбыз өзелмәгәнгә, нәсел дәвамчыларымның күңелендә иман булганга картлыгыма тыныч күңел белән керәм, шөкер. Рәис башта Чулпанда мәчет салды. Без бит анда да бик озак яшәдек. Аннары монда плотина кордылар. Су юлларын тәртипкә китергәндә, чишмәне дә төзәтәсе иде, дидем. Улым, әни, эшләрбез, диде. Әмма минем бу эшкә үз өлешемне кертәсем килде. Җыеп барган пенсия акчамны шул эшкә тоттым. Аннан соң Равил белән Рәис – ике авылдаш егет шушы мәчетне торгызырга булды. Аны 1991 елда халык үзара акча җыеп, өмә белән күтәргән иде инде. Әлеге мәчетнең диварлары гына калды. Улларыбыз яңа проект ясатып менә шундый нурлы Аллаһ йортын җиткерделәр. Безнең әби-бабаларыбыз да, каенанам да динле кешеләр иде. Балалар шундый мохиттә үсте.

Яңа Дума авылы бар яктан да – уңдырышлы туфрагы, җир астындагы нефте, чишмәләре, кешеләре, рухы белән дә бай.  Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов әнә шул фикердә:

– Мәчеткә ремонт кирәк иде, искергән иде. Шушы эшне башкарган егетләргә рәхмәт. Дума авылының мең еллык тарихы бар, күренекле кешеләре бар. Бу авылдан чыккан шәхесләр туган җирләренә һәрвакыт ярдәм итеп килделәр. Район үзәгендә дә асфальт юл булмаганда, биредә юл  булды. Су проблемасы  хәл ителде, авылга ерактан балкып торган капка ясап куйдылар, социаль әһәмиятле һәрбер объектта  аларның өлеше зур. Мәчетсез авыл – ямьсез авыл. Хәтта тәртипсез авыл дип әйтсәң дә була. Дин йорты булмаган авылларда хәмергә тартылучылар, тәртип бозучылар була. Мәчет булган авылларда әхлак көчле. Мин мәчетләргә яшьләрнең тартылуына шатланам. Еш кына җомга вакытларында халык бер катка гына сыймый, икенче катлар да тула. Районда 28 мәчет эшләп килә, берсенең дә ишеге бикле тормый. Халыкның күңелендә иман нуры бар. Пандемия вакытында мәчетләргә бармаганда авыр булды. Мәчетләргә юл ачылгач, барыбыз да җиңел сулап куйдык.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде:

– Милләтебезнең язмышы бик чуар. Халкыбыз төрле чорлар кичергән. Соңгы ике дистә елда үзебезнең кыйблабызга карап яшибез. Без бик дөрес юлда. Мәчете булган авыл – сөйкемле, матур авыл. Андый җирдә кешенең рухы чистарак була. Эченә кереп дога укымаса да, мәчет  яныннан үтеп киткәндә дә кеше сафланып китә. Биредә һәр көнне азан әйтелсен, җомга намазлары гына түгел, көндәлек намазлар да укылсын иде.

Минем сезгә үтенеч-мөрәҗәгатем бар, диде Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе:

– Татарстан Президенты халыкка «Татарстан: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән бик эчтәлекле, мөһим, нәкъ менә бүгенге рухыбызга, киләчәгебезгә туры килә торган мәкаләсе белән мөрәҗәгать итте. Ул  һәрберебезнең күңеленә үтеп керсен иде. Без сезнең белән халкыбызны бергәләп сакларга тиеш. Безнең беребезнең дә Татарстан Республикасын Казан өлкәсе дигән сүзгә алмаштырасы килми. Чөнки татар дигән милләт бетә икән, аның республикасының да әһәмияте бетә. Тел бер көндә генә юкка чыкмый, ләкин тел бетә икән, аны кабат торгызып та булмый. Без аны саклап, яклап, киләчәк буыннарга тапшырыйк әле. Мәчет бинасы игелекле хезмәт итсен. Авылның рухи яктан чисталыгына, күңелләрнең сафлыгына хезмәт итсен. Безнең башка кыйблабыз юк.

Равил Кузюров исә әлеге күркәм ниятен, изге эшне дәвам итәргә безнең чират җитте, дип аңлатты:

– Без – авырлык күрмәгән буын. Әтиләр, бабайлар кебек сугыш афәтләрен белмибез. Без – бәхетле буын. Эшләргә дә, яшәргә дә, ниятләребезне тормышка ашырырга да мөмкинлекләр күп. Рәис Әхтәм улы минем бер ниятем бар, әтинең туган авылында мәчет салдык, әнинекендә дә матур мәчет булсын иде дигәч, без эшләп торган мәчеткә ремонт ясарга булдык һәм эшне исән-сау башкарып чыктык. Ниятебез уртак булып чыкты. Халыкка рәхмәт, нинди авыр елларда бердәм булып мәчетне торгызганнар, бер кадак, бер такта алып килеп булса да, уртак эшкә өлеш керткәннәр. Инде бу эшне дәвам итәргә безнең чират җиткән. Киләчәктә дә дәвамчыларыбыз булсын иде.

Күркәм эш дәвамлы булучан бит ул. Рәис Сөләйманов авылда балалар мәйданчыгы ясарга нияте барлыгын әйтте.

Аллаһ йортына өлеш керткән кешегә әҗер-савап күп. Мөфти Камил Сәмигуллин әнә шулай диде һәм Равил Кузюров белән Рәис Сөләймановка Диния нәзарәтенең Дуслык орденын тапшырды. Авыл халкы бу вакытта тәкбир әйтеп торды.

Авыл халкы мәчет ачылышын зур бәйрәм итеп кабул итте. Ир-атлар тәкбир әйтеп мәчеткә узды, тәбрикләшү китте. Балалар һәр гамәлне күңелләренә сеңдереп торды.

«Бул батыр! Бул нык кеше! Бул хөр кеше!» – дип өндәгән Думави рухы исән һәм нык әле монда.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

ФОТОРЕПОРТАЖ:


Фикер өстәү