Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның губернаторлар белән очрашуында иң беренче чыгыш ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның яңа сайланган губернаторлар белән очрашуында (видеоэлемтә форматында узды) иң беренче булып чыгыш ясады.

Ул пандемия һәм икътисади кризис чорында республиканың барлык башлангычлары, проектларына карата ышаныч күрсәтүе һәм ярдәм итүе өчен дәүләт башлыгына рәхмәт белдерде. “Иң мөһиме – халыкның мохтаҗ катлауларына ярдәм итү. Кешеләрнең моны бик әйбәт кабул итүе сайлау кампаниясен лаеклы төстә үткәрү мөмкинлеге бирде”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Татарстан барлык проектларны актив төстә, үз вакытында тормышка ашырачак. Коронавирус һәм башка кыенлыкларга бәйле мәсьәләләрне хәл итәсебезгә ышандырам, – дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты. – Без – сезнең команда әгъзалары һәм үзебезнең территорияне, илебез территориясен үстерү өчен барын да эшләячәкбез”.

Россия Президенты, үз чиратында: “Рөстәм Нургалиевич, сез бик тәҗрибәле, нәтиҗәле эшләүче кеше, профессиональ команда тупладыгыз. Әмма алдыбыздагы кыенлыклар, чыннан да, җитди. Алдагы еллардагы кебек үк, бөтен көчегезне куеп эшләячәгегезгә ышанам. Республика алдындагы бурычларны бик кызыксынып, нәтиҗәле хәл итүегезне беләм”, – диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы, Россиянең барлык тәҗрибәле җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, пандемиягә бәйле хәлләргә игътибарлы булырга өндәде. “Кайбер илләрдәге хәлләрне белеп-күреп торасыз, – диде. – Бездәге вазгыять, чыннан да, яхшырак. Әмма кирәкле чараларны бик вакытлы һәм нәтиҗәле хәл итүебез нәтиҗәсендә генә шулай. Тынычланып калсак, хәлләр тамырдан үзгәрергә мөмкин. Быел язын кертелгән чикләү чараларына янә әйләнеп кайтасы килми. Шуңа күрә, һичшиксез тестларны күбрәк ясарга кирәк. Агымдагы әлләни авыр булмаган таләпләрне үтәргә һәм кешеләргә аңлатырга кирәк”.


Фикер өстәү