Үкчә ярылганда алма белән зәйтүн мае булыша

1 нче ысул: алманы сөттә пешерәбез, боламык хәленә китереп изәбез. Шушы боламыкны аяк табаннарына сөртәбез. Ярты сәгать тотабыз. Файдасы күбрәк булсын өчен, оек кияргә дә мөмкин. Аннан җылы су белән юып төшерәбез.

2 нче ысул: йоклар алдыннан аякларыгызга зәйтүн маен сылап, полиэтилен пакетка төреп, оек киеп ятыгыз. Иртән аякларны җылы су белән юып төшерегез.

 

фото: ru.sm.news


Фикер өстәү