Начар гадәт йогышлы: мәчетләрдә сәдаканы сорап алалармы?

Сәдакаңны яшереп бир. Яхшылыкны күрсәтеп эшләмә. Элек-электән килгән әлеге кагыйдә, кызганыч, тормышта кулланылмый башлады. Шапырыну, менә мин нинди яхшы кеше дип мактану гадәти хәлгә әйләнеп бара. Начар гадәтнең исә башка кешеләргә, өлкәләргә күчә торган гадәте бар. Баксаң, кайбер хәзрәтләр кылынган дога өчен сәдака күләмен үзләре билгели икән. Әлбәттә, бу бөтен кешегә дә ошап бетми.

Редакциягә килгән хаттан аңлашылганча, дога кылдырырга кергән кешедән, сәдака итеп бирелгән 100 сумын азсынып, 500 сум сорап алганнар. Мәчетнең исеме күрсәтелсә дә, без аны атамаска булдык. Әлеге күренеш башка җирләрдә дә булырга, кешене гомумән диннән биздерергә мөмкин бит. Мәчетләрдә күрсәтелгән хезмәтләр, ягъни кылынган дога, укылган никах өчен үзләренең бәяләрен куюлары дөресме? Алай булса, сәдаканың күләме нәрсәдән чыгып билгеләнә? Без әнә шул сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Казанның хатта телгә алынган мәчетенә, балага исем куштыру гозере белән «ВТ» журналисты шалтыратты һәм җомга көненә чакыру да алды. Сәдака турында сүз чыккач, үзегез белеп бирерсез дигән җавап яңгырады.

Сорап алу – шәригать кысаларына сыймый. Бу – имам-хатыйп, хәләл тамада Илнур Әсхәтов фикере:

– Гади кешенең ихлас күңелдән бирелгән 100 сум сәдакасы кабул булып, ниндидер бер байның 1000 сумлык сәдакасы кабул булмаска да мөмкин бит әле. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелсә генә кабул була. Шул ук вакытта мөселман кешесе өчен мәҗбүри сәдакалар да бар. Мәсәлән, бүген Балтач районында гошер сәдакасына бәрәңге җыю бара. Зәкят сәдакасы бар. Анысы байлыгың бер ел буе 260 мең сум торса, бер елдан  соң да кимемәсә, 2,5 процентын бирү дигән сүз. Рамазан аенда бирелә торган фытыр сәдакасы да – мәҗбүри сәдакалардан. Менә бу өчесе – әйткәнемчә, мәҗбүри, калганы – кешенең теләгеннән чыгып башкарыла.

Илнур хәзрәттән, никах уку өчен, әйтик,  2000 сум билгеләү бармы, дип тә сорадык.

– Һәрбер хәзрәт билгеле бер бәя куя. Аңа, болай бәя куйма дип тә әйтеп булмый, чөнки тормыш алып барасы бар. Әмма, минем мөмкинлегем юк, дип әйтәләр  икән, аның кешене кире борырга, ниндидер сумма сорап алырга хакы юк. Мин хәзер сезгә мисалны авыл җирлегеннән китерәм һәм вазгыятьне аңлатып бирергә тырышам. Мәчетләр юридик оешма булып санала һәм аның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре бик кыйммәт. Ярый ла безнең Балтач районында мәчетләрнең чыгымнарын колхозлар күтәрә. Башка җирдә дә алай түгел бит. Барлык керем – сәдака. Мәчеткә йөрүче булса, сәдака керә, аның бит  халык бик йөрми торган җирләре  дә бар. Мулла дигән һөнәр юк. Имамнар тормыш алып бару өчен нинди дә булса эштә эшли, я мал асрый. Кайвакыт эшеңне күреп, эшмәкәрләр ярдәм итә. Шәһәр мәчетләрендә имамнарга хезмәт хакы түләнә, авылда алай түгел бит. Авылларга яшь имамнарның кайтырга теләмәве дә әнә шул хезмәт хакы түләнмәүгә кайтып кала. Мәчеткә бизнес керде дип әйтә алмыйм мин. Калебендә иман булган кеше акчаны сорап алмый.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сорап алу – чарасызлыктан түгелме икән, дигән фикердә:

– Сәдака ике төрле була. Берсе – ихтыяри, ягъни сөннәт сәдакасы. Болар – фәкыйрьгә бирелгән, ашларда таратылган акча. Фарыз – зәкят гошер, фытыр сәдакалары да бар. Әлбәттә, сәдаканы кеше үзе белеп бирергә тиеш. Шул хәер-сәдака белән мәчет коммуналь хезмәтләрен түли.  Әгәр хәзрәт билгеле бер сумма сорап ала икән, бәлкем ул авыр хәлдә калган һәм мәчет чыгымнарын күтәрә алмый башлагандыр?

Сер түгел, күбебез мәчеткә үзебезгә бик кирәк булганда гына аяк басабыз. Бала туса, исем куштырырга, никах укытырга, мәет чыкса, мәчет катына бармый хәлебез юк. Әлбәттә, болар – күңелләрнең мөлдерәмә тулган чаклары. Андый чакта, чыннан да, имамнан яхшы сүз, ачык йөз көтәсең. Сәдаканы азсынса, сорап алса, Аллаһ йортыннан бизүең дә бар. Андый чакта кешегә хәзрәткә хезмәт хакы түләнмәве, мәчетләрнең чыгымнары зур булуы да мөһим түгел. Мондый хәлләрне ничек булдырмый калырга соң? Мәчет салдырган меценатлар муллалардан ни көтә? Алар мондый хәлләргә нинди бәя бирә? Бу хакта эшмәкәр Вәдүт Вафин белән сөйләштек.

– Бер акыллы мулла, әгәр ниндидер кимчелек күрәсез икән, динне түгел, мине сүгегез дигән. Бу очракка да туры килә әлеге сүзләр, – дигән фикердә ул. –  Төрле кешеләр бар. Әмма бирүче кеше сәдаканың әҗерен белсә һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дисә, мондый сорау бервакытта да тумас иде. Дөресен әйтик,  бу хатны язган кеше – бераз наданрак кеше. Андый күренешләр бар. Сәдакасын бирә дә, күңеленә шик төшә. Минем исемне язмады, ахры, ул акчаны кая куйды икән һәм башкалар. Элеккеге вакытларда, иман көчле булган заманнарда, кеше сәдака күләме турында уйламаган. Сәдаканы әйберләтә бирсә, калдык-постыктан түгел, үзенең яраткан әйберен, ризыкның иң затлысын биргән. Бу инде иман зәгыйфьлегеннән, тарихи һәм дини яктан белемсезлектән килеп чыккан аңлашылмаучылык. Без, мәсәлән, авылда мәчет төзедек, имамны сайлап куйдык. Ул  биш тапкыр азан әйтергә, намаз укытырга, дин сабакларын  бирергә тиеш. Боларның барысын да алып барганда, аның гаиләсен туендырыр өчен тагын кайда да булса эшләргә вакыты да калмый. Дөресен әйткәндә, мин аралашкан муллалар, остазлар арасында сорап ала торган кеше юк. Сораучылары да бардыр. Анысы бик күркәм күренеш түгел, билгеле. Ничек кенә булса да, хатта күрсәтелгән хәзрәтне, ниятен белмәгән килеш, хөкем итә алмыйбыз.

 Пәйгамбәребез с.г.в.: «Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр», – дигән.

Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда бе­лән әй­ләнеп кайтачак. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйт­те: «Өс­тә­ге кул астагы кулдан хәерлерәк». Сәдака – гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә бу­ла һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәла­ләрдән дә имин кылачак.

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да, мәчетләрдә бернинди прайслар юк, сәдаканы кеше үзе белеп бирә, дип җавап бирделәр. Диния нәзарәтенең рәсми җавабында: «Нәзарәттән аңлатма шул: хатны юллаган дин кардәшебез мәчетнең эшчәнлеге хакында үз тәкъдимнәрен һәм шикаятьләрен мәчетнең имам-хатыйбына җиткерә ала. Мәчетләрдә прайслар юк, сәдаканы кем күпме бирә ала, шуның кадәрле бирә», – дигән юллар бар. Шулай булсын. Юк кына сәбәп аркасында иман юлына борылган кешеләрнең күңелләре бизмәсен иде. Аллаһ йортларында бизнес килешә торган хәл түгел.

Фикер

Айзирәк Гәрәева, язучы (Төркия):

– Төркиядә сәдака бирү дигән төшенчә, гомумән, актуаль түгел. Аның күләме дә билгеләнмәгән, сәдака бирәм әле, дип мәчеткә кергән кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Никахта теләгән кеше сәдака бирә икән. Күбрәк акча түгел, кулъяулык, оекбаш ише әйберләр бирәләр.

 

Гөлинә Гыймадова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Начар гадәт йогышлы: мәчетләрдә сәдаканы сорап алалармы?” язмасына фикерләр

  1. Мин дә бер фикер языйм әле.Кешеләр бит хәзер материаль яктан бик бай һәм бик ярлыга әйләнеп бара.Кем күпме бирә ала инде,сорап алу үзе гөнаһтыр.Менә берничә ел элек Америкада оныгым туды,андагы мәчеткә кереп исем куштырдык.Укып исем кушучы төрек иде.Сәдаканы кулга алмады.Ишек төбендә ящик тора,үз ихтыярыгыз,күпме саласыз килә,шулай эшләгез,диде.

Фикер өстәү